Ветеринария хезмәткәрләре көне белән!
-
Радик Сабирҗанов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы:
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, фельдшерлар, санитарлар, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Хезмәтебез катлаулы, тынгысыз һәм аны беркайчан да гадәти эш көне кысаларына гына сыйдырып булмый. Без җәмәгать секторында да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлекләрне дәвалыйбыз, профилактик чаралар үткәрәбез. Мал табиблары белемнәрен да, сәләтләрен, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. Без, бергәләп, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә үз өлешебезне кертәбез. Барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән белән тәбрик итәм. Һәрберегезгә дә яңадан-яңа хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев