Кошман мәктәбенең 12 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Бәйрәм якты мизгелләре белән үтеп китте.
Тугызынчы классны тәмамлаучылар өчен кыңгырау чыңы чын мәгънәсендә соңгысы булды. Белем йорты үзенең иң тырыш, батыр һәм матур 12 укучысы белән саубуллашты. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раузил Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәктәп директоры Равилә Гаффарова, Түбән Кошман мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин тәбрикләде. Класс җитәкчеләре Алия Насретдинова, беренче укытучылары Энҗе Баһавиева, шулай ук башлангычта белем биргән Лилия Галиева да чыгарылышларны котлады. Имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, хәерле юллар һәм зур уңышлар, укып, һөнәр алгач, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Әти-әниләрнең ул-кызларына, аларга белем биргән укытучыларына рәхмәт йөзеннән әзерләнгән шигырьләре, күңел хисләрен кушып бүләк иткән җырлары гомергә истә калырлык булды. Беренче классны тәмамлаучы укучылар да аларга атап шигырьләр өйрәнеп килгән. Чыгарылышларның җыр һәм биюләрне үз эченә алган чыгышлары аеруча дулкынландыргыч булды. Көмеш кыңгырау чыңы күңелләрне нечкәртте. Ул, якты юллар теләп, матурлыкка өндәп, мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар белән хушлашты сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев