Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына шушы көннәрдә 139 ел тулды
26 апрель — туган телен, халкын хөрмәт иткән һәркем өчен зур бәйрәм.
Бу көнне мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әдәби-музыкаль кичәләр, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викториналар узды. Һәр елдагыча, район үзәгендә Туган тел һәм шигърият бәйрәме үтте.
Габдулла Тукайның иҗади мирасын үз итеп, аны өйрәнүчеләр, күңелләрендә шигырь уты йөртүчеләр Галия Кайбицкая музее каршына җыелды.
— Без Тукайның олы шәхес булып танылуында, һичшиксез, якташыбыз, Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның мөһим роль уйнавын беләбез. Бөек шагыйрьне искә алып, шигырь бәйрәмен Мотыйгулла Төхвәтуллинның татар дөньясына данлыклы кызы Галия Кайбицкая музее янында үткәрүнең асылы да шунда, — диде музей директоры, кичәне алып баручы Чулпан Камалиева.
Тукай туган көннән алып, дөньяда, тормышта, җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмады. Әмма, күпме вакыт узса да, аның иҗаты һич тә үзгәрмәде, искермәде. Чөнки ул шагыйрь генә түгел, халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Мәшһүр шәхесебез үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Күпме тәрбияви әсәрләр иҗат иткән ул. Башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова да кыска гына гомере эчендә шагыйрьнең үзеннән соң гаҗәеп бай мирас калдырган шәхес булуын әйтте.
— Габдулла Тукай — милләтебезнең йөзек кашы, — диде ул. — Тукае булган халык — бай халык. Шагыйрьнең туган көнен Туган тел көне буларак зурлап билгеләп үтәбез. Сөекле Тукаебыз калдырган иҗади мирасны киләчәк буыннарга да җиткерә алсак иде.
Шагыйрьнең хәтта чит илләрдә дә мәгълүм шигырьләреннән, әкиятләреннән башка бәйрәмнең бер яме дә булмас иде. Аларны «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр, Олы Кайбыч, Кошман, Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары өйрәнеп килгән иде. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиеваның курайда уйнавы, шушы мәктәптә белем алучы Нәргизә Хәялиеваның җырлавы, үзәк китапханә хезмәткәрләре чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Барыбыз бергәләп, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев