Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хәтер уты мәңге сүнмәс: Кошманда Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Дошманга каршы көрәшкән каһарманнарыбыз мәңгелеккә китеп бетсә дә, Кошман авылында сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл хезмәтчәне — хөрмәтле ветеран укытучы Сахара апа Шәрәфиева һәм әти сүзен әйтергә тилмереп үскән 31 сугыш чоры баласы яши.

Алар — тере тарих, буыннарны бәйләүче алтын күпер.

9 Май иртәсендә авыл халкы, читтә яшәп туган нигезенә кайткан кунаклар, илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган өлкәннәребез, бер гаилә булып, Җиңү һәйкәле янына җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, ихлас тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да котлавын җиткерде.

undefined

— Илебезгә ябырылган дошманга каршы көрәшүче каһарманнар сафында якташларыбыз да үз-үзләрен аямыйча сугышты. Фронтка киткән 375 авылдашыбызның 269ы туган нигезләренә әйләнеп кайтмады, — диде Лилия Сафина. — Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның һәм Җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турындагы якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр.

Митингта Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе — кичә генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Светлана Халикованы хөрмәтләделәр.

Җирлекнең ветераннар советы рәисе Розалия Садриева да авылдашларына җылы котлау сүзләрен ирештерде.

Түбән Кошман мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин ел саен авыл халкын бәйрәмгә җыючы һәйкәлнең ачылуын бүгенгедәй хәтерли.

— Ул чагында ветераннарыбыз да күп иде. Кәбир абый Саттаров, шушы һәйкәл янында басып, «Бүтән сугыш афәтләре булмасын!» дип елый-елый теләгән иде. Кәбир абый күптән юк инде, калган ветераннарыбыз да берәм-берәм бакыйлыкка күчте. Без аларны онытмаска бурычлы, — диде ул. Бабаларыбызның рухлары шат, ил-көннәребез тыныч булсын дип дога кылдык.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары да тантананың хөрмәтле кунаклары булды. 

undefined
Бәйрәм мәктәп укучылары һәм укытучылар әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән дәвам итте. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре һәм веноклар куйдылар.

Соңыннан барысы да солдат боткасы белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев