Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле дин кардәшләр, райондашлар!

Рамазан ае – рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры.

Равил Җәләлиев, «Заман» җәмгыяте директоры: 

— Хөрмәтле дин кардәшләр, райондашлар! Рамазан ае бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, сабыр, игътибарлы булырга, игелекле, изге гамәлләр кылып яшәргә тиешлегебезне кабат исебезгә төшерде. Безне камиллеккә, әхлакый чисталыкка, бөтенлеккә омтылырга чакырды һәм әлеге бәрәкәтле көннәрдә җир шарында яшәгән барлык мөселманнар үзләренең Аллаһы Тәгаләгә тугрылыкларын аерым бер ихласлылык белән чагылдырды, табигать һәм җәмгыять эчендә тулы килешүгә ирешергә омтылып яшәде. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын. Аллаһы Тәгалә тынычлык, иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен иде. Ураза бәйрәме — мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, матур теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев