Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле дин кардәшләрем, район халкы!

Сезне чын күңелемнән ел буена сагынып көтеп алган зур бәйрәм — Ураза гаете белән кайнар котлыйм.

Дамир Шәрәфетдинов, шәхси эшмәкәр, Чүти:

— Хөрмәтле дин кардәшләрем, район халкы! Сезне чын күңелемнән ел буена сагынып көтеп алган зур бәйрәм — Ураза гаете белән кайнар котлыйм. Аллаһы Сүбхәнә Тәгалә әйтте: «Рамазан ае — кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган ап-ачык дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабына) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһы сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми». Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Күңелегездә нинди ният бар, барысы да тормышка ашсын. Мәчетләребездән халык өзелмәсен, моңлы азан тавышы тынмасын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев