Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары, якташларым!
-
Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз:
Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары, якташларым! Җир йөзендә тормышны саклап калу, балалар тәрбияләү, гаилә иминлеген кайгырту — сезнең иң олы вазыйфагыз һәм сез аны зур җаваплылык тоеп башкарасыз. Язмышларына авыр сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәтле еллар туры килгән өлкән буын хатын-кызлары аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек.
Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәгез. Сезгə ныклы сəламəтлек, бəхет һəм иминлек, эшегездə уңышлар һəм язгы кəеф телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев