Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары, якташларым!

Кадерле хатын-кызлар!

Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз:

— Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары, якташларым! Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләремне һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Сугыш вакытында тылда хезмәт иткән, сугыштан соңгы чорда кыенлыкларны үз җилкәсендә татыган хатын-кызларыбызга рәхмәтебез аеруча зур. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, яңадан-яңа уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев