Хөрмәтле кайбычлылар!
-
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
Хөрмәтле кайбычлылар, җәмгыятебез хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы көне — күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәмебез. Әлеге бәйрәм иң кызу эш өстенә туры килә. Икмәк — байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Игенчеләребез сынатмый, уңышны җыеп алуда алны-ялны белми эшли. Өстәлләребездә икмәк булса, өйләребездә муллык, ә илебез көчле булыр. Җәмгыятебез эшчәннәре әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Бәйрәм котлы булсын, дөнья көлеп-балкып торсын, барыгызга да хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев