Хөрмәтле кайбычлылар!
Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан кайнар котлыйм.
Фәнис Камалиев, шәхси эшмәкәр, Олы Кайбыч:
— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан кайнар котлыйм. Бөтендөнья мөселманнары бу изге айда Коръән Кәримне, күңелләргә игелекле эшләр башкару омтылышын иңдерүе өчен Аллаһы Тәгаләгә ихластан мактау-мәдхияләрен күндереп, дога кыла. Дин кардәшләрем, ай буе ураза тотып, Коръән укып, мәчетләрдә тәравих намазларын кылып, күркәм ифтар мәҗлесләрендә авыз ачып, игелекләр эшләп, вәгазьләр тыңлап, Рамазан аенда күңелләрен сафландырды, нәфесен җиңде, холык-фигыле белән яхшыга үзгәрде. Гөнаһлардан арынган килеш, яңа атна башыннан яңа ихлас тормыш башлау өчен Ураза бәйрәменнән дә яхшы сәбәп бармы икән?! Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булды, Аллаһы Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылды. Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышану өстәр, Аллаһыбыз хакына хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.
Бәйрәм мөбарәк булсын, һәркемгә рухи яңарышка юл ачсын! Сезгә күңел күтәренкелеге, игелекле хезмәтегезнең канәгатьлек бирүен, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим. Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев