Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм.
-
Галиәсгар Гыймалтдинов, шәхси эшмәкәр:
Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Инде күп гасырлар дәвамында Сабантуй — безнең өчен иң яраткан һәм көтеп ала торган шатлыклы вакыйгаларның берсе. Кая гына яшәмәсен, мәйданга килгән һәр кеше үзенең милли мәдәният белән бәйләнешен тоя, туган теленең моңлы аһәңен тыңлап хозурлана, ярышларда, җыр-биюдә осталыгын күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итә. Сабантуй — милли гореф-гадәтләребезне үстерүче, буыннарны һәм тулы бер дәверләрне бергә бәйләүче, халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә.
Милли бәйрәм һәрберебезгә шатлык-куанычлар, күтәренке кәеф бүләк итсен һәм күркәм эшләргә рухландырсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев