Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, озак еллар намуслы хезмәт куеп, ялга чыккан ветераннар!
Бәйрәм белән.
Район үзәк больницасының баш табибы Гөлнара Сафиуллина шәхсән үзе һәм район медицина хезмәткәрләре профсоюзы исеменнән хезмәттәшләрен котлый:
— Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, озак еллар намуслы хезмәт куеп, ялга чыккан ветераннар! Табибның көндәлек эше — белем дәрәҗәсен һәрдаим камилләштерүне таләп итүче авыр, киеренке хезмәт ул. Коллективының мөһим бурычларының берсе — халыкка диспансеризация үткәрү. Авыруларга тиешле медицина ярдәме күрсәтү, дәвалану өчен бездә бөтен шартлар да тудырылган. Без көн саен кемнең дә булса гомере һәм сәламәтлеге өчен гаять зур җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз. Йөзләрчә, дистәләрчә кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга дөрес диагноз кую, дәвалау курсы билгеләү, тән һәм җан авыруларыннан савыктыру, профилактик чаралар күрү — санап чыгарга гына да күп вакыт кирәк булган бу эшләрне медиклар һөнәри осталык, тырышлык, зур сабырлык белән башкара. Җаваплы, авыр һөнәребезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Хезмәтебез уңай нәтиҗәләр белән сөендерсен, һөнәребез белән горурланып эшләргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев