Хөрмәтле педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Кадерле укучылар һәм әти-әниләр!
Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:
— Хөрмәтле педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Кадерле укучылар һәм әти-әниләр! Белем көне — шатлыклы һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне һәр гаилә, һәр дәреснең, һәр яңа уку көненең мәктәп баласы тормышында мөһимлеген аңлап, дулкынланып көтә. Беренче чиратта тәүге тапкыр мәктәпкә баручыларны котлыйбыз, алар өчен бүген якты, гүзәл мизгелләргә бай тормыш башлануга беренче кыңгырау яңгыраячак. Барлык балаларга тырышлык, укуда уңышлар һәм яңа җиңүләр, ә ата-аналарга сабырлык һәм зирәклек телим, чөнки гаилә — ул безнең таянычыбыз, яңа казанышларга ышаныч һәм көч бирә.
Мәгариф системасы педагогларга югары таләпләр куя: укыту технологияләре, программалары үзгәрә. Укучыларыгызның сәләтен ачыклап, аларга белем биреп, сез илебезнең киләчәген формалаштырасыз.
Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, һөнәри уңышлар! Белем көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев