Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле райондашлар!

Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм.

Рөстәм Хикмәтуллин, шәхси эшмәкәр: 

— Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Инде күп гасырлар дәвамында Сабантуй — безнең өчен иң яраткан һәм көтеп ала торган шатлыклы вакыйгаларның берсе. Кая гына яшәмәсен, мәйданга килгән һәр кеше үзенең милли мәдәният белән бәйләнешен тоя, туган теленең моңлы аһәңен тыңлап хозурлана, ярышларда, җыр-биюдә осталыгын күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итә. Сабантуй — милли гореф-гадәтләребезне үстерүче, буыннарны һәм тулы бер дәверләрне бергә бәйләүче, халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә. Бу якты, матур, юмарт бәйрәм һәр йортка бәхет һәм муллык китерсен! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, шатлык, иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев