Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле райондашлар, җәмгыятебез уңганнары!

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе — Сабан туе белән тәбрик итәм.

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:

— Хөрмәтле райондашлар, җәмгыятебез уңганнары! Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе — Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенчегә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Язгы чәчүдә җәмгыятебез игенчеләре, иңне-иңгә куеп, тырышып эшләде, нәтиҗәдә, булачак уңышка ныклы нигез салынды. Сабан туенда хезмәт батырларын мәйдан түрендә хөрмәтлибез. Бу бәйрәм барыбызга да истә калырлык мизгелләр бүләк итсен. Халкыбызның йөзек кашы булган бу ямьле бәйрәм яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев