Хөрмәтле хатын-кызлар!
8 Март – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.
Гөлнара Сафиуллина, районның баш табибы, медицина хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы:
Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март — иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Медицина хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар күп, алар күңел җылыларын биреп, сәламәтлек сагында тора. Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев