Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
-
Илгиз Сабиров, Кайбыч юл төзү ремонтлау участогы җитәкчесе:
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Бүген юл хуҗалыгы тармагы алдында төзелешнең сыйфатын яхшырту, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып төзекләндерү, саклау буенча яңадан-яңа бурычлар өстәлә. Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше һәрвакыт халыкның күз уңында. Кышын да, җәен дә, теләсә нинди һава шартларында да туган ягыбыз юллары өчен җавап бирәбез. Тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә юллар төзекләндерелә, юл хәрәкәте иминлеге дәрәҗәсе яхшыра. Тагын да зуррак максатлар куеп, аларга да ирешергә язсын. Без төзегән юллар сикәлтәсез, ышанычлы һәм заманча булырга тиеш. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев