Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

-

Наталья Баһавиева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы: 

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Ярдәмгә аеруча мохтаҗларга — өлкәннәргә, балалар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, ветераннар, инвалидларга ярдәм кулы сузарга ашыгучыларның бәйрәме бу. Социаль яклау бүлеге, «Өмет» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге, авыллардагы социаль хезмәткәрләр, Картлар һәм инвалидлар йорты белгечләре күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, ветераннарга, инвалидларга ярдәм күрсәтә. Социаль тармак нинди генә уңышларга ирешмәсен, нинди генә алдынгы технологияләр кулланмасын, аның төп байлыгы — белгечләре. Социаль хезмәткәрләрнең эше — гади генә түгел. Аларның һәркайсы ярдәмгә мохтаҗларның тугрылыклы дусты, якын кешесе булырга омтыла. Социаль хезмәткәрләрнең тырышлыгы, игелеклелеге, мәрхәмәтлелеге тормышта авыр хәлдә калучыларга кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әлеге өлкәдә хезмәт итүче, бай һөнәри тәҗрибәгә, белемгә ия ветераннар аерым рәхмәткә лаек. Алар үрнәгендә яшь буын белгечләр тәрбияләнә.
Социаль хезмәткәрләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән тирән котлыйм! Күп көч, белем һәм вакыт таләп иткән эшебез һәрвакыт шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен! Ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев