Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз!

Мәдәният хезмәткәрләре — кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр.

Рамилә Әбләзова, мәдәният бүлеге начальнигы: 

— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз! Мәдәният хезмәткәрләре — кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр. Без авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк итәбез. Мәдәният йортлары, китапханәләрдә концертлар, төрле күңел ачу чаралары, бәйге-фестивальләр уза. Елның-елында анда җирле генә түгел, ә төбәкара, республика, Россия күләмендәге әһәмияткә ия булган вакыйгалар да булып тора. Районның иҗат коллективлары, аларның таланты республика тамашачыларын да әсир итә. Без — кешеләргә рухи байлык бүләк итүчеләр. Эшебез һәрвакыт шулай халыкны сөендерсен, яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын. Барыбызга да сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев