Хуҗа Хәсән мәктәбенең 6 класс укучылары 87 яшьлек Фаина Ипатьевага һәрвакыт ярдәмгә килә
Берничә көн рәттән туктаусыз яуган кардан табигать тагын да матурланып китсә дә, ул ялгыз яшәүче өлкәннәргә өстәмә мәшәкатьләр тудырды.
Юллар көрт астында калды, сукмаклар күмелде, машина белән түгел, җәяүлегә дә хәрәкәт итү авырлашты. Ишегалдын, капка төбен чистарту картлык көннәрен үзләре генә үткәрүче әби-бабайлар өчен сынауга әверелде.
Шушы көннәрдә мәктәп укучылары «Кар десанты» акциясенә кушылды. Алар шефлыкка алган ялгыз яшәүче өлкәннәрнең ишегалларын һәм капка төпләрен кардан чистартты. Бу хакта мәктәпләрнең интернеттагы сәхифәләрендә дә хәбәр ителде. Балалар кар көрәп кенә калмады, өлкәннәрнең хәлен дә белеште.
Өмәдә катнашу укучыларны хезмәт сөючән, миһербанлы, җаваплы итеп тәрбияли. Кечкенәдән үк башкалар турында кайгыртырга өйрәнгән бала киләчәктә дә әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмас.
Интернет киңлекләрендә бураннарның тагын кабатланачагы турында хәбәр итәләр. Тирә-юнебездә моңа кадәр яуган карны да көрәп бетерә алмаган ярдәмгә мохтаҗлар бардыр. Аларга да игътибарлы булып, хәлебездән килгәнчә булышсак иде. Кыш узар, кар эреп бетәр. Әмма яхшылык әби-бабайлар күңелендә озак сакланыр. Чөнки чын тәрбия дәрестә генә түгел, ә менә шундый изге гамәлләр аша бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев