Хуҗасыз этләр проблемасы актуаль булып кала
Урамнарда, җәмәгать урыннарында, теләсә кайда йөрүче хуҗасыз этләр проблемасы кемне генә борчымый икән?
Район башкарма комитетына да авыллардагы сукбай этләрдән зарланып мөрәҗәгать итү очраклары бар. Ул этләрнең санын киметү буенча максатчан эш алып барыла. Хуҗасыз этләрнең кешегә ташлану ихтималы зур, аның үлемгә китерү, сәламәтлеккә зыян салу куркынычы зур. Татарстанда хуҗасыз этләр белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимын кертү тәртибе расланды. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, административ комиссия рәисе Алексей Макаров әйтеп узганча, гамәлдәге закон таләпләре буенча, тотылган этләр махсуслаштырылган учреждениеләргә озатыла. Анда аларга тиешле ветеринария тикшерүе үткәрелә, котыру авыруына каршы прививка ясала, стерильләштерү, кастрация узырыла, шуннан соң элеккеге яшәү урынына җибәреләләр. Этләрне аулау заказ-нарядлар нигезендә башкарыла. Бу эшне башкаруга гаризалар авыл җирлекләре тарафыннан халык мөрәҗәгатьләре буенча җибәрелә. Авыл җирлекләре вәкилләре этләрнең җыелу урыннарын ачыклауда катнаша һәм аулау процессын контрольдә тота.
Районнарда сукбай этләрне кемнәр ауларга тиешлеге билгеләнде. Безнең районда бу эш белән шәхси эшмәкәр Сергей Мадьянкин шөгыльләнә. Федераль законның 93 маддәсенең 4 пункты нигезендә аның белән 2026 елга килешү төзелгән.
Районда профилактик чаралар комплексы да үткәрелә. Социаль объектлар — мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм күпфатирлы йортлар территорияләрендә хуҗасыз этләр йөрүенә юл куймау мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Бүгенге көндә бездә мондый фактлар теркәлмәгән. Халыкка мәгълүмат бирүгә аерым игътибар бирелә. «Кайбыч таңнары» газетасында хуҗасыз этләр темасы яктыртыла, сукбай этләргә бәйле мәкаләләр бастырыла, эт асраучыларның җаваплылыгы турында аңлатыла.
Болардан тыш, районда хуҗасыз этләрнең туклану чыганакларын ачыклау һәм юкка чыгару буенча эш алып барыла. Мониторинг нәтиҗәләре безнең район территориясендә андый урыннар табылмавын күрсәтә.
Административ комиссия рәисе Алексей Макаров әйтеп узганча, гамәлдәге законнар беренче чиратта дүрт аяклы дусларыбызга гуманлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән. Шул ук вакытта кешеләр борчыла, чөнки стерильләштерү, кастрация һәм вакцинациядән соң этләр элеккеге яшәү урыннарына җибәрелә. Кышкы чорда проблема кискенләшә, чөнки этләргә азык табуы кыенлаша, аларның кешеләргә ташлану ихтималы арта. Административ комиссия рәисе Алексей Макаров фикеренчә, бу мәсьәлә, халык мәнфәгатен дә, этләрне саклауны да исәпкә алып, законнарны тагын да камилләштерүне таләп итә. Хуҗасыз этләрне асрау өчен приютлар системасын үстерү проблеманы хәл итүнең нәтиҗәле юлларының берсе булып санала.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Этләрне аулау буенча үткәрелгән чаралар һәм тотылган этләр саны турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә ай саен җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев