Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Йолдызлык”ның төп гала-концерты яшь кайбычлыларга җиңү китерде

Узган атнаның шимбәсендә Казанда "Пирамида"да узган "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты Кайбыч балаларына зур җиңүләр китерде.

Бу фестиваль унбишенче тапкыр үткәрелсә дә, безнең райондагы балаларның "Пирамида" сәхнәсенә кадәр барып җиткәннәре юк иде әле. Монда яшь талантларның жюри кат-кат сайлап алган "каймагы" гына чыгыш ясый. Гала-концерт ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. Бу фестивальдә Олы Кайбычның яшь йолдызчыгы, беренче класста укучы Гөлназ Гайнуллина беренче урынны яулады. Кыз "Йолдызлык" медале, кубок, сәгать, айфон һәм Президент стипендиясенә лаек булды. Бии-бии остарып беткән "Авыл денс" биючеләре икенче урынга чыкты һәм акчалата приз, видеокамера, сәгать, шулай ук медальләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык”ның төп галаконцерты яшь кайбычлыларга җиңү китерде