Зөһрә Фәизова, Кошман: «Кыю уллар үстергән әниләр бергә җыелдык»
Авылыбызның мәдәният йортында соңгы араларда күп төрле чаралар булып үтте.
Барысын да тынгы белмәс китапханәчебез Гөлия Сафиуллина­ һәм җирлекнең ветераннар советы рәисе Розалия Садриева зурлап үткәрде.
Тәмле ризыклар белән тулы өстәлләр артына бу юлы безне — махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләрен җыйдылар.
Үзара сөйләшү, фикер алышу, фронт хәлләрен сорашу әниләр бәйрәменә килүчеләрнең яшәү рәвешләрен белешү концерт номерлары белән үрелеп барды.
Авылдашыбыз Инсаф Хәмзинның җырларын бик яратып тыңладык. Каян килә шулкадәр моң бу егеткә?! Казан артистлары бер читтә торсын, диештеләр.
Чыннан да, буй-сыны матур, тавышындагы моң чишмәсе челтери генә. Бик яраттык Инсафның җырлавын, репертуарын да сайлый белгән. «Ул һәр чарада катнаша, чакыру белән үк елмаеп килеп җитә», — ди мәдәният йорты мөдире Ләйсән Гыйрфанова.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен котларга авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да килгән иде.
— Шундый батыр егетләр үстергән әниләргә ихлас рәхмәт хисләремне белдерәм. Олы йөрәкле аналар сез. Кыю, курку белмәс улларыгыз махсус хәрби операция зонасында чын батырлык үрнәге күрсәтә. Без алар белән горурланабыз, — диде Лилия ханым.
Гомумән, Лилия Сафина егетләребезнең хәлләрен, фронт хәбәрләрен белешеп, алар белән язышып тора. Төрле чаралар узгач, күмәк төшкән фотоларны да егетләргә юллый. Безнең хәлләр дә аңа мәгълүм. Үтенечебез, кирәк-яракларыбыз булса, Лилиягә мөрәҗәгать итәбез. Мәсьәләне үзе генә хәл итә алмаган очракта, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән киңәшә. Бергәләп уңай якка хәл итәләр. Альберт Илгизәр улы да махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә «Гозерләрегез булса, көн дими, төн дими, шалтыратыгыз, хәл итәрбез», — дип кенә тора. Хәлебезгә кергән өчен рәхмәт аларга.
Истә калырлык матур очрашу үткәргәннәре, безне бергә җыеп аралаштырганнары өчен Гөлия Сафиуллина белән Розалия Садриевага да чын күңелдән рәхмәтлебез.
Зөһрә Фәизова,
Кошман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев