Олы Кайбычта яшәүче Алия Зиннәтҗанова: «Минем өчен гаилә беренче урында»
«Килен булып төшкән йортта мине ике кайнана, кайната, каенсеңел көтеп тора иде. Миннән дә бай кеше юк икән, дип уйлап куйдым», — ди Бәрлебашы авылында туып-үскән Алия Зиннәтҗанова.
Алия, Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлауга, бернигә дә карап тормыйча, апасы Гөлнара юлыннан китәргә була. Ул Буа медицина көллиятенә юл тота. Документларын тапшырып, имтиханнарын уңышлы биреп, укырга керә.
Шаулы студент еллары тиз узып китә. Кыз, фельдшер дипломын кулына алуга, үзләре ягына кайта. Ябалак авылы медпунктында хезмәт юлын башлап җибәрә.
Яшьлек үзенеке итә. Кара кашлы, кара бөрлегәндәй өлгереп җитешкән кыз, Олы Кайбыч мәктәбендә укыган елларда ук яратып, ошатып йөргән Рафис исемле егет белән элемтәсен өзми. Армия сафларыннан кайтуын көтеп ала. Озак йөреп тормыйлар, Рафис өйләнергә теләген белдерә.
— Бик «зур» йортка тап булдым мин. Рафис мине җитәкләп өйләренә алып кайтты. Гаилә әгъзалары белән таныштырды. Түр башында әби утыра, аннан кала кайнана, кайната, каен- сеңел... Каенсеңел каен шырпысы диләр бит әле. Хәер, минем өчен алай булмады. Олылар үз урынында, кечеләр үз урыннарын белеп яшәде. Кеше көлдермәдек, — диде Алия. — Каенсеңелне кияүгә бирдек. Үзенең яратып йөргән Мөрәле авылы егетенә кияүгә чыгып китте. Лилия хәзер дүрт бала анасы. 1992 елда кияүгә чыктым. Мансура әби белән биш ел яшәдек, Фәүзия кайнанам белән 34 ел бергә гомер итәбез. Ирем Рафис белән өч бала үстердек.
Инде үзем кайнана булдым. Кызым Алинәнең ике баласы бар. Улы Камил, кызы Ясминә — ничек диләр әле, баланың баласы балдан татлы диләрме, белеп әйткән борынгылар. Бик татлылар, бик тәмлеләр, сөеп туймыйбыз.
Кияүгә чыгуга, Алия эшен дә таба. Кайбыч эпидемиология станциясенә урнаша. Менә 34 ел инде шунда эшли ул. Алия Зиннәтҗанова бүгенге көндә санитар табибның беренче урынбасары. Оешмалары Кайбыч филиалы булып санала, Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан санэпидстанциягә буйсыналар. Атнаның бер көнендә Кама Тамагы районында булалар, Апаста да тикшерүләр үткәрергә өлгерәләр. Балалар бакчаларыннан, мәктәп, җәмәгать ашханәләреннән анализлар алып, тикшерү өчен Буага яки Яшел Үзәнгә илтәләр.
Анализлар нәтиҗәсе ничегрәк була, дип кызыксындым Алиядән.
— Барысы да яхшы гына булып бетми, төрлечә була. Начар нәтиҗә булдырмас өчен, бик күп тырышырга туры килә. Планлы тикшерүләр, килешү буенча каралганнары да бар. Планлылары "Роспотребсоюз«га карый, алар штрафка да тарта ала, алар хәл итә.
Алиянең әтисе сирәк очрый торган Тукай исемле иде. Бу исемне кушу тарихы белән дә кызыксындым. Алия исә, соравыма каршы елмаеп куйды да, болай диде: «Колхозыбыз Тукай исемен йөрткән. Бабам шул колхозда гел алдынгы булып, эшләрне башлап йөргән. Әллә ул исемне бик яраткангамы, тоткан да әтиемә Тукай исеме куйдырган. Шуннан Тукай киткән инде. Әтиемнең арабыздан киткәненә алты елдан артык. Әнием Рушания исән-сау, Аллага шөкер, 83 яшь тулды.
Энекәшем Илдар, киленебез Алсу тәрбиясендә яши. Әни озак еллар кирпеч заводында, аннары фермада хисапчы булып эшләде. Киленебез Алсу бик кешелекле, матур яшиләр. Безнең өчен гаилә беренче урында. Өч киленебез бар. Абыем Ирек хатыны Ризидә — Бәрлебашында, Ленар белән Ләйсән Яшел Үзән шәһәрендә гомер итә. Туган нигезгә юлны суытмыйлар. Әнинең 13 оныгы, 4 оныкчыгы бар».
Татулыкка ни җитә, дөресе дә шул бит инде. Алия Зиннәтҗанова һәр бирмеш көнгә куанып, тәм табып яши. Әле аның улы Рәдифне башлы-күзле итәсе бар. Бишенче класста укучы улы Раилне олы тормыш юлына озатырга кирәк. Хәер якты дөньяны яратып, яраттырып яшәүче тормыш юлдашы Рафисы бар бит аның. Аның канаты астында яшәве рәхәт бит аңа. Шуны аңлап, яраткан ирен зурлап, балаларын кадерләп, кайнанасын хөрмәтләп яши белә ул.
Зөһрә Фәизова,
Кошман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев