Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Журналистларны «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы белән таныштырдылар

“Август-Агро” холдингы республиканың кайсы районнарында эшли, шул төбәкнең һәм Казандагы матбугат чаралары журналистлары өчен пресс-тур оештыра.

Быел ул Яшел Үзән районындагы «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексында узды.

«Август-Агро» идарә кампаниясенең генераль директоры Айдар Галәтдинов матбугат конференциясе вакытында әле быел гына ачылган элеватор комплексының эшчәнлеге, ашлык бәяләре, киләчәккә планнары белән таныштырды. "Свияжск-Зернопродукт«ның куәте көчле. Аның силосларда (зур цистерналарны шулай атыйлар) 112,5 тонна ашлык саклау мөмкинлеге бар. Бу проектны тормышка ашыруга 2,8 миллиард сум инвенстиция, йөзләгән тимер юл вагоны сатып алу өчен 600 миллион сум акча тотылган. Ашлыкны Россия портлары аша Мисыр, Иран, Төркиягә, 1000 тонна борчакны Индиягә, 500 тоннасын Пакистанга озатканнар. Продукцияне Кытайга экспортлый башлауга сөйләшүләр алып баралар, шул максатка аккредитация алырга планлаштыралар.

Элеваторда бар эшчәнлек автоматлаштырылган, компьютер системасы аша идарә ителә.

Быел бу элеваторга иң күп ашлыкны «Август-Кайбыч» китергән һзм ул 69500 тонна тәшкил итә! Без анда экскурсиядә булган чакта Кайбычтан "КамАЗ"лар көнбагыш төяп килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев