Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычлылар бер гаилә кебек яши

Җирле үзидарә органнарының төп һәм көндәлек бурычларының берсе — халкыбызны террорчылык һәм экстремистик актлардан саклау, җәмәгать урыннарында һәм гражданнар милкенә куркыныч янаучы хәлләрнең барлыкка килүен кисәтү.

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов райондагы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында шул хакта сөйләде. Аның белән шул турыда әңгәмә кордык.

— Безнең җирлек — халык күп яши торган иң эре җирлекләрнең берсе. Анда 2392 кеше гомер кичерә. Беренчедән, ул район үзәге һәм аның составына, Олы Кайбыч белән бергә, Иске Чәчкаб, Симәки, Афанасьевка авыллары да керә. Район үзәге булгач, монда төрле оешмалар урнашкан, транспорт хәрәкәте дә көчле, халык та күп, көн дәвамында төрле авыллардан да киләләр.

— Илнур Фәритович, җирлектәге халыкның иминлеген тәэмин итү максатында ниди эшләр башкарасыз?
— Авыллардагы буш йортларны һәм дача сыйфатында файдаланылучы йортларны тикшереп чыктык. Аларның барысы да контрольгә алынды. Полициянең участок уполномоченные белән бергә ташландык биналарны даими рәвештә карап чыгабыз. Халык арасында оешканлык һәм уяулыкны арттыруга, гадәттән тыш хәлләр очракларына әзерлеккә юнәлтелгән аңлату эшләре алып барабыз. Аларга авылда шикле кешеләр күренсә, теркәлү узмыйча гына яшәүчеләр булса, бу хакта полициягә, безгә хәбәр итәргә кирәклеге турында аңлатабыз. Районыбызга илебезнең төрле төбәкләреннән килеп, теркәлү узмыйча яшәүче, документлары булмаган гражданнарны ачыклау буенча полиция, федераль миграция хезмәткәрләре белән берлектә эш алып барабыз. Сатучылар белән дә шикле затларны ачыклау буенча инструктаж үткәрелә. Алар кибеттән озак вакыт саклана торган азык-төлек продуктлары, шулай ук савыт-саба, кием-салым, төзелеш материаллары, эш коралларын күпләп сатып алучы чит затларга аерым игътибар бирергә тиеш.
— Район үзәгендә М-12 югары тизлекле трассасын төзүдә эшләүче төрле милләт вәкилләрен дә еш очратырга мөмкин.

— Әйе, шулай. Аларның күбесе кунакханәләргә урнашкан, фатирга керүчеләре дә байтак. Араларында күпчелекне Урта Азиядән килүчеләр тәшкил итә. Кайберләре җомга көннәрендә мәчеткә намазга килә, дини бәйрәмнәрдә гыйбадәт кыла. Зиратта җәй көне узган өмәләрдә дә актив катнаштылар. Бер өмәдән соң Кайбычтагы мөселман кардәшләрен пылау белән дә сыйладылар. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинның алар адресына дәгъва белдергәне юк. Авыл җирлеге территориясендә иминлекне булдыру, барлык оешмаларның да куркынчсыз эшләвен тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр, террорчылык актларын булдырмау буенча максатчан эш алып барабыз.
— Профилактик эшчәнлек тагын нидән гыйбарәт?
— Җәмәгатьчелек урыннарына куелган мәгълүмат стендларында террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары турында язылган. Анда ТР Эчке эшләр министрлыгы, федераль куркынычсызлык хезмәте, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дежур телефоннарының номерлары күрсәтелгән. Бәйрәм һәм ял көннәрендә ирекле халык дружинасына йөрүчеләр җәмәгатьчелек урыннарында дежур тора. Олы Кайбыч авыл җирлеге территориясендәге «Имәнлек» ял паркының иминлек паспорты бар. Анда, үзегез беләсез, төрле чаралар еш уза, халык та күп җыела. Әлеге объектта махсус комиссия тарафыннан ел саен тикшерү үткәрелә. Шунысы көн кебек ачык: дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, киң җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары көчләрен берләштереп кенә без профилактик эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә ирешә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев