“Алтын кырлар” җәмгыяте механизаторлары язгы кыр эшләренә әзер
Көннәр чагыштырмача салкын торса да, яз кояшы көннән- көн турырак, җылырак карый. Димәк, тиздән басу-кырлар куәтле техника тавышына күмеләчәк. Техника сынатмаса, игенче сынатмас.
27 мартта "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалы машина- трактор паркында техниканың әзерлеге буенча киңәшмә үткәрелде.
Механизаторлар барлык техниканы ремонтлап, әзерлек сызыгына куярга өлгергән инде. Язгы кыр эшләрендә катнашачак тырмалар да, чәчкечләр дә, башка җир эшкәртү техникасы, тракторлар, чәчүлек орлык, минераль ашлама белән тәэмин итәчәк "КамАЗ"лар да төзек.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәтләрен уңай бәяләде.
- Әлегә кышның бирешәсе килми килүен. Шулай да синоптиклар апрель башыннан җылы булачак, дип фаразлый. Димәк, калган хуҗалыкларга да "Алтын кырлар" үрнәгендә язга әзерләнергә кирәк. Без 15 апрельгә кыр эшләрен башларга әзер булырга тиеш. Язгы ташкыннар да безне оешканлыкта сыный. Шуңа да фермалар, чәчүлек орлык, минераль ашламалар сакланучы склад тирәләрен кардан арындырырга кирәк. Үткән елларда район буенча бөртеклеләрдән 85 мең тонна уңыш алган идек, барлык технология таләпләрен үтәгәндә, безнең җирләр 100 мең тонна уңыш бирергә сәләтле. Уҗым культуралары яхшы кышласа, моңа ирешергә мөмкин. Безгә шуны максат итеп эшләргә кирәк, - диде район башлыгы.
Ул шулай ук кыр эшләре башланганчы эшчеләргә хезмәт хакы буенча бурычларны каплау, запас частьләр, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары запасын булдыру бурычын куйды.
Биредә техниканың торышы, кыр эшләренә әзерлеге белән җәмгыять директоры Рамил Каюмов, баш инженер Александр Сяплин таныштырды.
Техника паркын карап чыкканнан соң, Альберт Илгизәрович кыр эшләрендә катнашачак механизаторлар, шоферлар белән әңгәмә корды.
- Игенче-механизаторлар өчен акча эшләүнең ике чоры бар: язгы кыр эшләре һәм уңышны урып-җыю чоры. Сезгә шул мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, яхшы хезмәт хакы алып эшләү ягын да карарга кирәк. Ләкин, гектарлар артыннын кумыйча, эшне сыйфатлы итеп башкару зарур. Иң мөһиме - техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәп, кыр эшләрен бәла-казаларсыз гына үткәрергә язсын. Чөнки сезнең сәламәтлек гаиләгез, безнең өчен кирәк. Быелгы авыл хуҗалыгы елы уңдырышлы булсын, кыр эшләрендә барыгызга да уңышлар телим, - диде Альберт Илгизәрович.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, хәзерге вакытта район буенча утыздан артык тракторга төрле дәрәҗәдә ремонт таләп ителә. Моның өчен беренче чиратта запас частьләр мәсьәләсен хәл итәргә, шулай ук катлаулы ашламалар, ягулык-майлау материаллары запасы булдырырга кирәк. 4 апрельдә "Ак барс" холдинг кампаниясе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында район буенча үзара тикшерү булачак, барлык тракторлар шул вакытка әзерлек сызыгына куелырга тиеш. Болардан тыш, быел республикада Технология елы игълан ителде, шуңа күрә бар эштә технология таләпләрен үтәү зарур. Үзара тикшерү вакытында комиссия әгъзалары чәчүлек орлыкны агулау техникасының торышына да игътибар бирәчәк. Алар 1 апрельгә әзер булырга тиеш.
Киңәшмәнең икенче өлешендә Ульянковода 150 башка исәпләпләнгән, яңа төзелгән бозауларны салкын ысул белән асрау бинасын карады. Замана таләпләрен исәпкә алып төзелгән әлеге бинада бүгенге көндә 77 баш бозау бар. Район башлыгы бина төзелешен югары бәяләде. Ә терлекчелектәге төп максатларның берсе - мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев