Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Армиядә дә “Кайбыч таңнары”н укыдык” – диләр Ильяс Шараков белән Рузил Газизов

Әле шушы көннәрдә генә редакциягә ике солдат килеп керде. Чүтидән Ильяс Шараков белән Федоровскоедан Рузил Газизов булып чыкты алар. Хәрби исәпкә кую буенча начальник Рушания Миңнуллина армиядән кайткан егетләрне әнә шулай безгә дә алып керә. Һәрберсе турында горурланып сөйли ул.

- Редакция коллективын күрәсем килә иде, менә танышырга да җай чыкты,- диде Ильяс. -Армиядә хезмәт иткәндә дә "Кайбыч таңнары" газетасы минем аерылмас дустым булды. Интернет аша сайттан аның электрон вариантын гел укып бардым. Бәлки шуңадыр да сагыну хисләре көчле булмады. Туган ягымдагы яңалыклардан хәбәрдар мин.

Мәскәүдә ландшафт дизайнеры һөнәрен үзләштергән Ильяс Дагыстан Республикасының Каспийск хәрби диңгез флотында хезмәт иткән. Анда эләккәнче Әстерхан шәһәрендә бер айлык өйрәнү курсларында булган.

- Узган ел армия сафларына чакыру алгач, ике дә уйламыйча барырга булдым. Чөнки армия ул тормыш мәктәбе генә түгел, чит җирләрне, шәһәр­ләрне күрү мөмкинлеге дә. Анда бармаган булсам, Әстерхан, Дагыстан якларын кайчан күреп кайткан булыр идем икән әле? Армиядә физик яктан да чыныгу аласың, яңа дуслар табасың. Бер ел вакыт бик тиз үтә, армиягә бармыйча, качып йөрүчеләрне бөтенләй аңламыйм,- ди Ильяс.

Егетләрнең икенчесе - Федоровское авылыннан Рузил Газизовның исеме безнең газета укучыларына таныш. Рязань өлкәсенең Рыбный шәһәрендә тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иткән якташыбызның 9 Май- Бөек Җиңү көнендә Мәскәүдәге төп парадта катнашуы турында мәкалә язып чыккан идек. Ул хезмәт иткән батальон командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Константин Назаровның Татарстан хәрби коммисарына Рузилнең яхшы хезмәт итүе турында хат җибәрүе дә телгә алына анда. Кайбыч егетләренең данын әнә шундый егетләр күтәрә дә инде.

- Мин дә үзем турында язылган мәкаләне "Кайбыч таңнары" газетасының сайтыннан укыдым. Аның башта татарчасы дөнья күрде, аннары русчасы. Бөтен частебез белән укыдылар аны. Якташларым минем белән горурланса, мин алар өчен горурландым. Кайбыч матур яши бит! Ә сайтыгыз чыннан да шәп!- диде Рузил.

Армия авырлыклары турында никадәр генә сорашсам да, зарланмады егетләр. Ватан алдындагы бурычларын үтәп, туган якларына кайткан Ильяс белән Рузил әйткәнчә, зарлану - егетләр эше түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Армиядә дә “кайбыч таңнары”н укыдык” – диләр Ильяс Шараков белән Рузил Газизов