Авыл яме – яңа йортларда
Багай авылында яшәүче Елена һәм Илсур Сәлаховлар гаиләсе өчен узып баручы ел мәшәкатьләргә бай булып истә калачак. Шөкер, күңелле мәшәкатьләр. «2012 елга кадәр авылның социаль үсеше» федераль программасында авылда яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә зур урын бирелә. Әлеге яшь гаилә 2008 елда ук салынган нигездә...
Өй туен алдагы җәйдә үткәрерләр, мөгаен. "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында агроном булып эшләүче гаилә башлыгы Илсур бүген шундый уй-хыяллар белән яши. Тормыш иптәше Елена Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә тарих фәнен укыта. Яңа нигездә, бәлки, әлегә балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек уллары Рамилгә энекәш-сеңелкәшләр дә алып кайтырлар.
Өч ел элек салынган нигез үз чиратын көткән арада, Сәлаховларның, "төзеп чыга алырбызмы икән" дип, күңелләренә шик кергән чаклары да була. Шуңа күрә, төзелеш башлану белән эшне "якасыннан эләктереп" алганнар. 120 квадрат метр мәйдан биләгән ике катлы йорт Багай авылының киләчәге өметле булуына тагын бер дәлил. Шулай дим, чөнки бу йорт авыл җирлегенә караган авылларда федераль программа буенча салынган йортларның инде унберенчесе. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова сүзләренә караганда, яшь гаиләләрне тораклы итүгә дәүләт күрсәткән ярдәмнең уңай нәтиҗәсе буларак, һәр йортта диярлек, сабыйлар үсә.
Сәлаховлар җирле җитәкчеләргә, район башлыгы Җәүдәт Гаффаровка аеруча рәхмәтле. Өй салуның ние бар, дисә дә халык мәкале, мондый зур эшне читтән ярдәм булмаса, башкарып чыгып булыр идеме икән?!
Агроном булып эшләүче Илсурга урып-җыю, көзге чәчүнең кызган вакытларында төзелештә бертуган энеләре Алмаз белән Булат ярдәм иткән. Икенче елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен ташламалы кредит алырга җыена. Максаты - лапас-сарайлар төзеп, терлек асрау.
Багай урамына ямь биреп калыккан яңа йорт янәшәсендә тагын бер нигез үзенә чират җитүен көтә. Монысы Татьяна белән Михаил Чиклеевларныкы. Туган ягыбызның тырыш, уңган ул-кызлары менә шулай авылларыбызның йөзе булган яңа йортлар төзи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев