Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылга ямь бирүче йорт

Яңа йортның нигезе бәхетле булсын, аның рәхәтен күрергә язсын. Зур Тәрбиттә яшәүче 94 яшьлек Александра Уткинага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әнә шундый теләкләрен җиткерде.

Бу араларда күп вакытын гел урын өстендә генә үткәрүче әбекәй Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә төзелгән яңа йорты белән котларга килүчеләргә күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерде. Картлык көнендә шундый бәхеткә тиенермен дип уйлап та карамаган Александра Степановна Хөкүмәт ярдәме белән өй төзеп бирүчеләргә чын күңеленнән укый ул рәхмәтләрне. Барлык уңайлыклары булган бу йортта ул кызы Маргарита Георгиевна белән бергә гомер кичерәчәк. Яңа йортларын файдалануга тапшыру тантанасына балалары, оныклары да кайткан иде. Шатлыкларын Альберт Рәхмәтуллин белән бергә урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов та уртаклашты. Йортны төзегән "Султан" оешмасы прорабы Илдар Фәтхетдинов һәм башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов та биредә иде. Муниципалитет җитәкчесе Альберт Илгизәрович төзүчеләргә йортны тагын бер кат күздән кичереп чыгарга, кайбер җитешсезлекләрне тиз арада бетерү бурычын куйды.

-Бу йортлар илнең иң кадерле кешеләре өчен дип төзелә.Шуңа да анда кышларын салкын, түбәсеннән су үтә, тәрәзәсеннән җил өрә, дип зарланучылар булырлык булмасын. Йортның җиренә җиткереп эшләнүе барыбызның да намус эше,- диде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары Зур Тәрбит

2
X