Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Багай савымчысы Татьяна Портнова былтыр 191 тонна 490 килограмм сөт сауган

Кайбыч савымчыларының уңган-булган икәнлеге бөтен Татарстанга билгеле. Алар республика буенча алдынгылар сафында атлый.

"Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыятенең Багай филиалы савымчысы Татьяна Портнованың да уртак хезмәткә керткән өлеше зур. Әле мәктәптә укып йөргән елларында ук әнисе Александра Куприянова янына фермага эшкә йөргән яшь терлекче хезмәттәшләре арасында абруй казана. Укуны тәмамлагач та башка дус кызлары кебек авылын ташлап шәһәргә чыгып китми, язмышын туган җире белән бәйли. 2005 елда фермага эшкә килгән кыз эшче һөнәрен сайлаганына бер дә үкенми.

- Безнең хезмәт җиңел түгел. Кыш көннәрендә авылда сукмакны беренче булып без салабыз. Таң белән бергә уянып, иртәнге сәгать биштә фермада эш урыныбызда булабыз инде. Хәзер минем группада 45 сыер бар. Алардан тәүлегенә 500-550 шәр килограмм сөт савам.

Сыерларның һәрберсенең үз исеме, характеры бар. Мәсәлән, "Казачка" иң сөтлесе, тәүлегенә 23 килограммга кадәр сөт бирә. Соңгы елларда савымчыларның эше күпкә җиңеләйде, хәзер сөтне бидоннар белән ташымыйбыз, сөт­үткәргечләр аша гына сөт блогына җыела. Хезмәт хакларыбыз да югары, - диде савымчы эш тәртибе белән таныштырып.

Татьяна Портнова былтыр 191 тон­на 490 килограмм сөт савып алган. Продукция җитештерү буенча план­нарын тормышка ашырганда җәмгыять шундый уңган савымчыларга таяна. Гаиләсендә дә үрнәк ана ул. Тормыш иптәше Юрий бе­лән ике бала үстерәләр, алар балалар бакчасына йөри.


"Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыяте 2013 елда терлекчелек продуктлары җитештерүдә югары күрсәткечләргә иреште. Биредә узган ел барлыгы 73704 центнер сөт җитештерелгән. "Ак Барс Кайбыч- 3" тә ул - 94864, "Ак Барс Кайбыч- 1" дә 44782 центнер тәшкил итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Багай савымчысы Татьяна Портнова былтыр 191 тон¬на 490 килограмм сөт сауган