Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар юл кагыйдәләрен үзләштерә

"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең быелгысы юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгының пропаганда бүлеге оешуның 80 еллыгына багышланган иде.

Район мәгариф бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ хезмәте һәм "Кайбыч" бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәте белән берлектә уздырылган әлеге бәйге биш сәгатькә якын барды. Биредә районның унҗиде мәктәбеннән командалар катнашты. Бәйгенең максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле командаларны, укучыларны ачыклау.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин сәламләде һәм һәр командага уңышлар теләде. Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин командаларны конкурс шартлары белән таныштырды. Командалар каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, эрудитлар турниры, юл- транспорт һәлакәте вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, мәдәни конкурс һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынашты.

Һәр бәйгенең җиңүчеләре, җиңелүчеләре була. Бу конкурсның да җиңүчеләре ачыкланды. Гомуми нәтиҗәләр буенча шәхси беренчелектә кызлар арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Диана Бәдретдинова, 24 балл туплап, җиңүгә иреште. 20, 19 балл белән Зур Подберезье мәктәбеннән Надежда Емельянова, Кече Мәмедән Азалия Хәйруллина икенче, өченче урыннарны яулады.

Малайлар арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән Эдуард Воробьев икенче ел рәттән лидерлыкны үз кулында нык тота. Ул гомуми нәтиҗәләр буенча 25 балл туплый алды. Аннан бер баллга гына калышып, Хуҗа Хәсән, Зур Урсак мәктәпләреннән Дмитрий Бартязов һәм Инсаф Газиев икенче, өченче урыннарны бүлеште.

Командалар арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге командасы өченче ел рәттән җиңү яулады (83 балл). Алар тиздән Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк республика күләмендәге бәйгедә районыбыз данын яклаячак. Зур Урсак мәктәбе командасы, 72 балл туплап, икенче ел рәттән икенче урынны яулады. Өченче урынга 65 балл туплаган Борындык командасы чыкты.

Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ хезмәте начальнигы, полиция капитаны Румбик Гәрәев тапшырды. Ә истәлекле бүләкләр бераз соңрак тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Куркынычсыз тәгәрмәч” Эчке эшләр министрлыгының “Апас” муниципальара бүлеге

2
X