Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башкала сәхнәсенә чыгарга вакыт җитте

Ветеран (пенсия яшендәге) үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестиваленә әзерлек инде башланып та китте. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза. Зона этабына кадәр районда сакланып калган, уңышлы эшләп килүче ветеран фольклор коллективларын бәяләү карары кабул ителде. Беренчеләрдән булып, Зур Подберезье үзешчән­нәре чыгышын карап кайттык.

Үзешчән башкаручыларның чыгышын бәяләргә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова килгән иде. Авылдашларына көч бирергә ярты авыл халкы җыелган - ветераннарның җыр-биюен һәркемнең күрәсе килә шул. Алар, һәрвакыттагыча, бу юлы да сынатмады: узган гасырдагы рус авылларының тормышын менә дигән итеп сурәтләде! Гүя, тарих үзе шул елларга әйләнеп кайтты, костюмнар да, сәхнә бизәлеше дә, башкарылган җырлар да гореф-гадәтләрне яңартты.

Башта авыл хатыннары кич утырып, кул эшләре белән шөгыльләнде, шул арада әби-бабайлардан ук килгән рус халык җырларын да искә алдылар. Элеккегечә, барысы да чабатадан - безнең гасырда ул борынгы аяк киемен кайлардан табып бетергәннәрдер? Күрәсең, Зур Подберезьеда чабата үрүче һөнәре әле хәзер дә онытылмаган. Соңрак кич утыручылар бәйрәм ярминкәсенә юл алды. Анда бар да элеккечә: гармунчылар өздерә, асыл кызлар прәннек, баллы әтәч ише тәм-том, кул эшләре белән сату итә, вакыйгалар җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп китә. Гармунчы Николай Карлин "Занялася заря расписная" җырын суза, ә Валерий Михеев белән Федор Чекмарев «Домик окнами в сад»ны башкара. «Чекмарев» крестьян-фермерлык хуҗалыгы рәисе бөтенләй яңа яктан ачылды: җитәкче гаҗәеп талантлы җырчы да булып чыкты! Аның Надежда Корсакова белән дуэт башкаруы да күңелләргә хуш килде, «Березка» ансамбле чыгышы да алкышлар белән бүләкләнде. "Вдохновение" ансамбленең «Ехал с ярмарки ухарь-купец» җырын сәхнәләштерүе үзе бер кечкенә мюзиклга тиң. Сәхнә ветераннары Наталья Быкова, Нина Макарова, Надежда Корсаковаларга карап сокландык.

- Авыл клубын 17 ел җи­тәклим, мин эшли башлаганчы, алар инде сәхнәдән төшми иде. Вакыт туктап калган сыман, сәнгатьне ярату яшәртә генә. Зур Подберезье ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева активлыгы, тормышны һәм сәхнәне яратуы белән шаккаттыра: көн саен репетицияләрдә йөрү талчыктыра, ә Екатерина Ивановна аруның ни икәнен дә белми! Безгә, яшьләргә дә үрнәк әле! - дип, сәхнә арты серләрен ача Лидия Бударина.

Фатыйма Бикбова үзешчән артистларны фестивальнең район турында катнашырга чакырды һәм:

- Бүген сез өлкән буынны яшьлегенә кайтардыгыз. Килми, күрми калучылар үзләренә үпкәләсен. Сезнең кебек осталар күптән инде республика сәх­нәсендә балкырга тиеш, шуңа күрә, сезне Кайбыч сәхнәсендә, район этабында көтеп калабыз! - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәхнә