Безнең ил – сандугач сайрар ил
Сайлаудан соң икенче көнне эшкә килүгә Мәлкидән даими укучыбыз 86 яшьлек Елизавета әби Петрова шалтыратты һәм:
- Өйгә килеп сайлатабыз, дисәләр дә, сайлау участогына үз аягым белән бардым әле. Бюллетеньдәге Президентлыкка кандидатлар исемлеген игътибар белән карап чыктым да, тавышымны исемлекнең иң ахырында торган Владимир Путин өчен бирдем. Бездән соңгы буыннар яхшы яшәсен дидем. Телевизордан башка кандидатларның чыгышларын гел тыңлап бардым да, шундый фикергә килдем: барысы да, йөргән чакта егет кызына алтын таулары вәгъдә иткән кебек, безне бик яхшы тормышта яшәтмәкче була. Соң, кулларыннан килгәч, нигә аны Президент булганчы эшләмиләр? Буш вәгъдәләргә ышана торган күлмәкләр тузды инде безнең, ялганны чыннан аера беләбез. Ә бүгенге тормышыбыз, Ходайга шөкер, бик яхшы. Безнең ил - сандугач сайрар ил бит ул, - диде.
Елизавета апаның фикере бик күпләрнеке белән аваздаш булып чыкты: без яраткан, без белгән Владимир Путин Президент булып сайланды. Владимир Путинның Мәскәүдә Лужникида халык белән очрашуындагы чыгышын тыңлаганнан соң, сайлауда ялгышмаганыбызны аңладык. «Иң мөһиме - без бергә. Без - күп милләтле, бердәм һәм куәтле Россия халкы», - диде ул. Районда сайлаулар барышын күзәтү өчен махсус килгән "Чиста сайлаулар өчен"штабының күзәтүчеләр корпусы вәкиле Алексей Медведев белән без Олы Кайбычтагы сайлау участогында очраштык.
Ул Президент өчен тавышын шушы участокта бирде.
- Безнең максат - Россия Президентын сайлауларның чиста һәм гадел узуына мөмкин кадәр күбрәк теләктәшлек итү, илебездәге сайлау турындагы законнарның бозылуына юл куймау. Кайбыч халкы бездә җылы тәэсирләр калдырды. Килүгә, муниципалитет җитәкчесе Җәүдәт Гаффаров та үзендә кабул итте, сезнең якның гүзәл кешеләре турында китап белән бүләкләде. Инде менә ничә сайлау участогында булдык, тавыш бирү процессын игътибар белән күзәттек, бернинди дә хокук бозу очракларын күрмәдек, - диде ул, фикерләре белән уртаклашып.
"Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчесе, Казан (Идел буе) Федераль университетының юридик факультет студенты, үзебезнең Кайбыч кызы Адилә Төхвәтуллина да көне буе сайлау участогында булды. Беренче тапкыр гына күзәтүче булса да, хокукый белеме бар. Гомумән, бу сайлауларда беренче генә булган яңалыклар шактый иде. Без Президентны беренче тапкыр алты елга сайладык, моңа кадәр дүрт кенә елга иде. Барлык сайлау участокларына да веб-камералар урнаштырулары да әле беренче генә. Компьютерда онлайн режимында теләсә кайсы сайлау участогының эшчәнлеген күзәтү мөмкинлеге дә беренче тапкыр гына бирелде. Монысы, безгә, журналистларга да файдалы булды. Райондагы 34 сайлау участогына да барып җитеп булмый, ә болай, өеңнән чыкмыйча гына компьютерда тиешле төймәләргә басасың да, Мөрәле, Иске Чәчкаб, Корноухово, Иске Тәрбит, Чүтидә, телисең Чистайда, Аксубайда, Казанда, Мәскәүдә сайлау барышын күзәтәсең. Ни турында сөйләшкәннәре дә аермачык ишетелә. Ә электрон тавыш бирү РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында гамәлгә кертелә башлаган иде. Хуҗа Хәсән, Корноухово, Салтыйган, Иске Тәрбит, Афанасьевкада Президентны электрон юл белән сайладылар.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, сайлауда исемлеккә 10 609 сайлаучы кертелгән иде. Сайлауларда 98,58 процент кеше катнашты. Аларның 93,26 проценты үз тавышларын Владимир Путин, 4,01 проценты Геннадий Зюганов, 1,04 проценты Михаил Прохоров, 0,86 проценты Владимир Жириновский, 0,52 проценты Сергей Миронов өчен биргән. Шулай итеп, сайлаулар узды. Сайлаганда ялгышмаганыбызны вакыт үзе раслар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев