Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Халыкара өлкәннәр көне уза

Өлкән кешеләрнең ел буе көтеп алган вакыты җитте. Урамда - октябрь. Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул безнең илдә 1992 елдан бирле үткәрелеп килә. Бүгеннән башлап, бөтен җирдә, шул исәптән безнең районда да, ун көн дәвамында өлкәннәргә аерым игътибар күрсәтелә, алар хөрмәтенә төрле чаралар уза.

Һәрдаим хөрмәт һәм игътибар тоеп яшәргә тиешле булса да, өлкәннәрнең бөтенесе дә андый бәхеткә тиенә алмый. Арада кайсыларыбыз һәр көн иртә-кич әти-әнигә шалтыратып хәлен белә?! Телефон кесәдә генә булса да, күбебезнең моңа "вакыты юк". Әллә ни еракта яшәмәсә дә, арабызда еллар буе туган нигезгә кайтып басмаган кешеләр дә бар. Бәхеткә, андыйлар күп түгел, әмма бар. Ә әти-әни сабыр, ник шалтыратмыйсың дип тә сорамый, ник кайтмыйсың да дими, бары тик көтә. Көн саен, сәгать саен, минут саен. Һәр атна ахырында капка төбенә дүрт-биш машина кайтып туктаган күршесе алдында да баласын битәрләми, сүзе бер - "вакытлары юк"...

Ә картлык һәркемгә килә. Итәк тутырып бала үстерүчене дә, ялгызны да урап узмый. Үз әбиемнең еш кына, кеше кулларына калдырма, дип, Ходайдан сораганнары, көянтә-чиләк белән колонкадан су кертеп бирә ала башлагач, күрше әбинең шатлана-шатлана теләк теләгәннәре кайтып-кайтып искә төшә. Әйе, кеше кулына калудан да читене юктыр. Тик, дөнья булгач, төрлесе бар. Безнең районда, мәсәлән, "Өмет" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече - өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Нуруллина белдергәнчә, хәзерге вакытта 158 кеше ялгыз көн итә. Шулар арасында 60ы ярдәмгә мохтаҗ. Аларга 41 социаль хезмәткәр һәм өч шәфкать туташы ярдәм күрсәтә.

- Социаль хезмәткәрләребез ялгыз әби-бабайлар янына билгеләнгән график буенча йөри. Авыруларның хәленә карап, график төрлечә. Су кертеп бирәләр, коммуналь хезмәтләр өчен акча түлиләр, нинди ярдәм кирәк, барсын да башкаралар, - диде Светлана Нуруллина.

Ә инде гомумән дә кеше ярдәменнән башка яши алмаучылар Федоровскоедагы интернат-йортка җибәрелә. Быел анда тугыз ай эчендә алты райондашыбыз урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Халыкара өлкәннәр көне