Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәли авылында яшәүче 95 яшьлек Татьяна Кириллова сугыш вакытында трактор йөрткән

Әле шушы көннәрдә генә Бәли авылына Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынын 95 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Ап-ак кирпеч яңа йортның капкасын ачып керүгә, каршыбызга җитез хәрәкәтләр белән бер апа йөгереп чыкты. Күрер күзгә җитмеш яшьләр тирәсендәге бу апага Татьяна Кириллованы котларга килүебез турында әйткәч, ул, шат елмаеп,...

Ә өйгә килеп керүгә безне тагын бер сюрприз көтә булып чыкты. Колаңгыдагы күпфункцияле "Ирида" үзәгендә эшләп килүче "Радуга" фольклор ансамбле дә килгән икән бит әбине котларга. Матур милли киемнәре килешеп тора үзләренә, барысы да әби янында бөтерелә. Кунаклар табын артына утырышып беткәч, җырлый да башладылар. Җыр сандыклары бик бай икән! Татьяна Кириллова үзен күкнең җиденче катында сыман хис итә кебек. "Нәкъ ресторандагы кебек ич бу, без сыйланабыз, ә артистлар җырлап тора", - дип әйтеп куйды. Ә инде күңелле такмаклар башлангач, түзмәде, биергә үк тотынды. Хәзер дә шулай оста биегәч, яшьлегендә ут чыгаргандыр инде ул. Хәер, биюләр бик эләкмәгәндер шул аңа. Әнә Россия Президенты Владимир Путин юбилее белән котлап җибәргән открыткада да "сез авыр сугыш елларын үттегез" дигән сүзләр бар. Бөек Ватан сугышы башланырга ике ел кала үз авылына кияүгә чыккан Татьянага ире кочагында озак назланырга туры килми шул. Ил азатлыгы өчен фронтка киткән Константин сугышта хәбәрсез югала. Ике бала белән яшьли тол калган хатынга кайгыдан озак юанырга туры килми. Бар эшкә дә кулы ятуын, көчле булуын исәпкә алыптыр инде, тракторга утырталар.

- Тракторымда колхоз кырларын күп әйләндем мин. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләдем, урдым, чәчтем, сукаладым, дигәндәй. Гел мактаулы булдым. Шулай да бер тапкыр каты гына эләкте үземә. Әсирлеккә төшкән немецлар 1942 елда бездә тимер юл салды бит, ул юл авылыбыз аша да үтә. Яз көне кырда туфрак эшкәрткәндә, ерактан ук тепловоз туктаганлыгын күреп алдым. Тракторымны туктаттым да, чаптым шуны күрергә дип. Кире әйләнеп кайткач, бригадир ачуланды, - дип искә ала ул елларны әби.

Яшьли тол калган Татьяна Кириллова сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан авылдашы Александр Козинга кияүгә чыга. Хәзер аның да якты дөньядан китүенә дистә еллар вакыт узган инде. Биш балага гомер биргән ана ике кызын югалту хәсрәтен дә кичергән. Балалары читтә, ә әби ялгызы гына бөтен уңайлыклары булган ветеран йортында яши. Социаль хезмәткәр Светлана Маркеловадан канәгать ул, ярдәмчесе бәйрәм табынын да җиренә җиткереп әзерләгән.

- Мин ялгыз түгел, - ди әби үзе. - Менә бүген күпме кунак килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановка да бүләкләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Без, чыннан да, Бөек Җиңүне якынайту өчен күп эшләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев