«Бәләкәч» – үзгәрешләргә юл ача
Узган җомгада Олы Кайбыч авылындагы "Миләшкәй" балалар бакчасында Уңыш бабай белән көз кызы Сөмбелә кунакта булды. Бакчада узган "Ачык ишекләр" көнендә балалар белән тәрбияче апалары килгән барлык кунакларга гаҗәеп күңелле тамаша һәм ачык дәресләр тәкъдим итте.
Әзерлек төркеменә йөрүче балалар сөйләм телен үстерү, өлкән төркем - математика, урта төркем математика һәм рус телләре буенча интегральләштерелгән дәрестә әти-әниләре каршында үзләренең осталыгын күрсәтте. Бакча мөдире Венера Сафиуллина әйтүенчә, мондый чаралар гаилә белән элемтә ныклы булсын өчен мөһим. Чынлап та, бакча кечкенә баланың шәхес булып формалашуында беренче баскыч ролен үти. Иң җаваплы чорда тәрбиячеләр белән ата-аналар берләшеп, уртак фикердә булырга тиеш. Киләчәктә "Ачык ишекләр көне"н елга берничә тапкыр оештыру күздә тотыла. Республикада гамәлгә куелучы "Бәләкәч" программасы нигезендә тәрбия процессында яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне киң куллану мөмкинлеге туа. "Миләшкәй" әле күптән түгел генә интерактив такта булдырган, дәресләрдә аны актив рәвештә кулланырга уйлыйлар. Гомумән алганда, "Бәләкәч" кысаларында уңай якка үзгәрешләр әле тагын булачак, чөнки программа максатларының берсе - яңа технологияләр ярдәмендә мәктәпкәчә тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү.
Дәресләрдән соң бакчаның музыкаль залында Сөмбелә балаларны үз тирәсенә җыйды. Сабыйларга кушылып, бәйрәмгә килүче өлкәннәр дә сөенде: газизләренең матур итеп шигырьләр сөйләве, җырлавы, биюе, уйнавы кайсы гына ата-ананың күңеленә хуш килмәс икән?! Музыка җитәкчесе Флера Фатыйхова белән өлкән төркем тәрбиячесе Гөлназ Гарапова әзерләгән тамашада бакчага йөрүче бер генә сабый да катнашмый калмады. Белгечләр халык педагогикасы җәүһәрләренә таянып, көзнең гүзәллеген, табигатьнең муллыгын күрсәтә алды. Нинди генә уен, җыр-бию булмасын - тәрбияви моментлар җитәрлек. Милли гореф-гадәтләр, йолалар аша тәрбиячеләр балага яңа мәгълүмат та җиткерә, төркемдә эшләү күнекмәләрен дә ныгыта, сәләтләрен эшкә җигәргә дә мөмкинлек бирә. Сәләт дигәннән, бу нисбәттән сабыйларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек чыгып кына тора. Әти-әниләре белән балалар көзге уңыштан кызыклы композицияләр дә ясаган иде. Әкият геройлары, табигать күренешләрен чагылдырган эшләнмәләрдән ясалган күргәзмәне теләгән һәркем күзәтеп, бәяли алды. Катнашучы гаиләләрне бүләкләргә уйлыйлар. Бакча мөдире Венера Маратовна фикеренчә, баланың бер генә сәләтен дә, күрми калып, юкка чыгарырга ярамый. Һәр шөгыльне үстерергә, тагын да камиләштерергә җирлек тудырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев