Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Большие танцы” биючесе Гөлнара Хәялиева проектның серләрен ача

Атна буе көтеп алып, шимбә кичендә телевизор каршына утырып, тын да алмыйча, "Большие танцы"да Казан командасы өчен җан атуыбызның нәтиҗәләре үзен озак көттермәде - безнекеләр илнең иң оста биючеләре исемен яулады! Афәрин!

Гөлнарабыз белән янә элемтәгә кереп, уй-кичерешләре белән уртаклашуын үтендек.

- Дөресен әйткәндә, финалда артык дулкынланмадык та. Ярымфиналда, мәсәлән, борчылу көчлерәк иде. Бәлки, үз көчебезгә ышанганга шулай булгандыр... (Елмая.) Безне җиңүче дип игълан иткәч, башта гаҗәеп шатлык кичердек! Күз яшьләре белән кочаклашып, бер-беребезне котладык. Шул ук вакытта бераз күңелсез дә булып китте: проект тәмамланды, димәк, бу күңелле хәрәкәт тә артта калачак, аннары, зур тырышлык куеп та, җиңүгә ирешә алмаган командалар өчен бераз моңсу булды. Бу вакыт эчендә без алар белән дуслаштык, чыгышлары да шәп иде бит! Әгәр дә проектта Казан командасы катнашмаса, мин үзем Түбән Новогород өчен җан аткан булыр идем. Шатлык белән бергә Казан өчен, республика өчен горурлану да тойдык без. Казан янә үзен күрсәтте! Татарстанга җиңүче булып кайту җиңелрәк тә, куанычлырак та. Хәер, без бары тик шул максатны гына күздә тоттык, башка вариантлар юк иде. Без, һичшиксез, җиңәргә тиеш идек!

- Гөлнара, ә җиңәргә нәрсә булышты икән сезгә?

- Беренчедән, биюләребезнең оригиналь, гадәти булмаган куелышы, дип уйлыйм. Хореографларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу. Икенчедән, безнең башкару осталыгы. Жюри һәр чыгышыбызның югары осталык, төгәллек белән башкарылуын әйтеп килде. Тормышта без төрле, әмма, сәхнәгә чыгу белән, бербөтен организмга әйләнәбез дә куябыз!

Өченчедән, команданың энергетикасы дип уйлыйм. Жюридагылар да күреп, сизеп утырган икән: безнең биюләр җиңел кабул ителә, энергия, драйв бөркелә! Биюдә хәрәкәт кенә түгел, күзләр, елмаю, мимика да роль уйный.

- Кайсы биюләрегез аеруча күңелеңә кереп калды?

- Барысы да! (Көлә.) Майкл Джексонда без агрессив булдык (сүзгә кесәгә керми торган урам малайлары сыманрак). Мадонна һәм Универсиада биюләрендә без күңелле атмосфера тудырырга, һәр хәрәкәттән уңай энергия чыгарырга тырыштык.

Финалдагы биюләргә аеруча җаваплы карадык. Биегәндә күзләрдә яшь күренсен өчен, чыгыш ясар алдыннан елап алырга да туры килде. "5"лене әнә шулай яулап алдык без. Рената Литвинова бу уңайдан бик дөрес әйтте: һәрберебез бу биюдә төп рольне уйнады, һәм һәркем үз тарихын башыннан кичерде.

- Тагын кабатлансам да, бу сорауны бирми кала алмыйм, Гөлнара. Проект тормышыңны үзгәрттеме?

- Мәскәүдән кайткач, без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аннан Казан мэры Илсур Метшин белән очрашуга бардык. Җиңүебезне шулай күтәреп алулары сөендерә, әлбәттә. Республика данын тагын да ерагракка ишеттерәсе килә башлады. Йогынты ясадымы, дигәндә... Ясады - Мәскәүгә китү сәбәпле, бер имтиханымны язга калдырырга туры килде. (Көлә.) Җәйгә "грандиозный" планнарымны да үзгәртергә туры килер, мөгаен. Универсиада вакытында Казаннан Украинага, ике атналык халыкара бию лагерена "качарга" теләгән идем. Метшин Универсиада ябылу тантанасында бииячәкбез дип әйткәч, планнарыма үзгәрешләр кертергә туры киләчәген аңладым. Әмма Кайбычка кайтып, бию буенча мастер-класслар үткәрергә уйлыйм - монысы үзгәрешсез кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Большие танцы” биючесе Гөлнара Хәялиева “Большие танцы” биючесе Гөлнара Хәялиева проектның серләрен ача