Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык укытучысы дөрләп янган өйдән кешеләрне алып чыккан

Бу атнада Борындыкта фаҗига чыкканын күпләрегез ишеткәндер. Дүртенче августка каршы төндә бу авылда бер йортка ут капкан. Шулчак әлеге авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче Хәмзә Юнысов зур батырлык күрсәткән - дөрләп янган йорт эченә атылып кереп, ир белән хатынны табып алып чыккан.

Дөрес, ут эчендә калган хатын-кыз инде үлгән булган, ә ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта ул республика клиник сырхауханәсендә реанимациядә ята, хәле авыр дип әйттеләр.

Укытучының батырлыгына бөтен халык шаккаткан. Янәшәдә ирләр күп булса да, йортта кешеләр барлыгын белсәләр дә, ут эченә керергә берсе дә кыймаган. "Хәмзә абый йөгереп тә килде, тәрәзәне ватып, тиз генә кереп тә китте", - диде авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев.

Үз гомерен куркыныч астына куеп, янгын эчендәге кешеләрне коткарырга атылган Хәмзә Юнысовның бу гамәлен ничек инде батырлык димисең?!

Батыр йөрәкле әлеге ир-ат турында күп итеп һәм төрле яклап язырга була. Авылдашлары һәм белгән кешеләр әйтүенә караганда, аның килмәгән җире юк. Мәктәптә балаларга физкультура фәнен укыту белән бергә, оста тренер да ул. Аның кул астында шөгыльләнүче укучылар спортта, бадминтон буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Хәмзә Юнысовның тагын бер мактауга лаеклы эше бар. Ул да булса - икмәк язмышын хәл итүдә үзеннән өлеш кертүе. Мәктәп укытучысы менә инде өч дистә ел рәттән җәй көне комбайн штурвалына утыра һәм, тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән, уракта әйдәп бара. Универсаль һәм уникаль шәхескә сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык укытучысы дөрләп янган өйдән кешеләрне алып чыккан