Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу елның гыйнварында Кайбыч районында 4 бала туган

Кайбычта дөньяга килгән һәр бала тансык, көтеп алынган. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узучы планеркаларда үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимиагомед Магомедов та районда ничә бала тууы турында даими хәбәр итә. Демографик хәлне яхшырту, халык сәламәтлеген ныгыту- көн кадагында торган мәсьәләләр.

Ат елында үзәк сырхауханәнең бала тудыру бүлегендә беренче булып якты дөньяга аваз салган малай - Радмир тууы да чын вакыйга әйләнде. Акушер-гинеколог Елена Кондратьева Яңа ел бәйрәме көннәрендә үзе безгә кәрәзле телефоныннан шалтыратты: елның беренче малае туды! "Кайбыч таңнары" сайтына бу хакта мәгълүмат урнаштыруга, аны шул ук көнне 558 кеше укыды, күбесе "бу хәбәр миңа ошый" дигән тамга куйды. "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән елның беренче сабыен өенә тантаналы төстә озату оештырылды. 14 гыйнварда бала тудыру бүлегенә ана һәм баланы тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, Мө­рәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килгән иде. Алар бәхетле әни белән әтине гаиләләрендәге шатлыклы вакыйга - уллары туу белән кайнар котлады, исән-сау булып үсүен, бәхетле бала булуын теләде, бәбидән соң тагын да чибәрләнеп киткән анага чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

- Бала тудыру бүлегендә безне яхшы карадылар, мин бик канәгать,- диде Рушания ханым.

- Без бүген чын мәгънәсендә бәхетле мизгелләр кичерәбез. Шатлыгыбызны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Бала туу - үзе сөенеч, ә монда безгә сюрприз - икеләтә бәйрәм әзерләп куйгансыз, кыйммәтле бүләкләр белән килгәнсез. Чын күңелдән рәхмәт барыгызга да, - диде куанычы йөзенә чыккан Илгиз Шәфыйков. - Улларыбыз Ренат, Илдар, Шамил тугач, болай озатмаганнар иде. Без 2011 елның декабрендә генә Мөрәлегә Казан шәһәреннән күченеп кайттык. Сез читтән кайтучылар димәделәр, җылы кабул иттеләр. Хөкүмәт ярдәмен тоеп яшибез, авылдагы йортны "Ана" капиталы акчасына сатып алган идек.

Акушер-гинеколог Елена Кондратьева белән акушерка Равилә Зәйнуллина, зәңгәр тасма белән юрганга төрелгән бәбине бәхетле әтигә биреп:

- Кыз алырга килегез, көтәбез, - дип көлештеләр.


Узган ел Кайбычта 135 бала (2012 елда - 116) дөньяга килгән. Бу елның гыйнварында районда 4 бала туган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу елның гыйнварында Кайбыч районында 4 бала туган