Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүти мәктәбендәге теплицада редискалар өлгерде

Мәктәп укучылары ашханәдә атна буе үзләре үстергән витаминга бай яшелчә белән сыйланды.

Хәзер биредә кыяр өлгереп килә, 25 май - Соңгы кыңгырау бәйрә­мен­дә укучыларны сыйларга җыеналар. Кыякка үстерелгән яшел суган белән ашханәне мартаенда ук тәэмин итә башлаганнар. Теплицада борычлар, помидор, чәчәк үсентеләре дә үстерәләр. Мәктәп янындагы бакчага сальвия, петуния һәм башка чәчәкләрне күчереп утыртканнар. Мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов әйтеп узганча, бер төп чәчәкне базардагы бәядән чыгып исәпләгәндә, 80 мең сумлык чәчәк үсентесе үстер­гәннәр.

Редиска, чәчәктән бушап калган урынга кыш көне дә уңыш алу максатында помидорлар утыртырга җые­налар. Теплицаны бу уку елы башланганда үз көч­лә­ре белән төзи башлаганнар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, аны килеп карагач, ярдәм күрсәткән. Мәктәптә ике сыер, ике бозау, тана да асрыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүти мәктәбендәге теплица Чүти мәктәбендәге теплицада редискалар өлгерде