Чүтидә күпбалалы әниләр династияләрен хөрмәтләделәр
Бездә Әниләр көне уңаеннан мондый эчтәлектәге бәйрәмнең үткәрелгәне юк иде әле. Тантанага күп бала тәрбияләп үстергән аналар, аларның күп бала тапкан кызлары һәм күпбалалы оныклары чакырылган иде. Бер сүз белән әйткәндә, әллә ничә балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына аяк бастырган өч буын гүзәл затлар - әниләрне хөрмәтләделәр.
Залда талгын гына музыка уйный. Барыбыз да белгән, яратып тыңлаган җыр көе ул.
"Биргәнсең син миңа бар нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа даланың бар гөлен,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда.
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла"...
Тантана кунаклары арасында танышларым да бар булып чыкты. Борындыктан ук килгән Гөлҗиһан апаны әле көзлектә генә 90 яшьлек юбилее белән котлап кайткан идек. Янәшәсендә кызы - 42 елдан артык савымчы булып эшләгән, инде үзе дә җитмеш ягына чыккан Дания апа Кәримова утыра. Дания апаның кызы, авылларындагы "Гөлбакча" балалар бакчасы тәрбиячесе Әнисә дә монда, аның өч кызы - Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алучы Алсинә, мәктәптә унынчы класста укучы игезәкләре Илсинә белән Илсия алар тирәсендә бөтерелә. Дүрт буын вәкиле утыра булып чыга әле монда!
- Мин - бик бәхетле ана, - диде сугыш елларында тракторчы булып эшләгән Гөлҗиһан апа. - Биш бала үстердем, берсе дә йөземә кызыллык китермәде. Хәзер 28 онык-оныкчыгым бар. Күрәсеңме, нинди бай әби мин. Ап-ак сапогилар киеп килгәнсең әле дисең, кидем шул, яшьлектә матур киенеп йөреп булмады бит, хәзер шуның үчен кайтарам.
Матур күлмәгенә үзе чиккән алъяпкычын япкан Елизавета апа Кошкина да танышым. Олы Тәрбиттә, ярдәм сорап, капкасын кемнәр генә какмый икән!? Безнең районнан гына түгел, әллә кайлардан киләләр буыннар утыртучы әби янына.
- Башка җирдә дәва тапмагач, мине эзләп табалар. Инде үзем картайсам да, хәлдән килгәнчә булышам, ярдәме тиде, дип, соңыннан рәхмәт әйтеп китүчеләр дә бар. Тормыш иптәшем Иван белән 20 ел гына яшәп калдык, үлем аны иртәрәк алып китте шул. Сигез бала үстердек, 15 онык, 14 оныкчыкның кадерле әбисе мин. Бәйрәмгә кызым Валентина Галкина, оныклар белән килдем.
"Әниемә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән бәйрәм кичәсен Чүтидә оештыруларының үзенә күрә сәбәбе дә бар: нәкъ менә бу төбәктә әниләреннән калышмыйча күп бала табучылар шактый икән. Бу төбәк дигәндә, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрен күздә тотарга кирәк. Алып баручылар кунакларны сәхнә түренә чакырды. Елизавета, Гөлҗиһан апалар, Чүтидән алты бала анасы Минсафа Әхсәнова, биш бала анасы Рәшидә Сәйдәшева, аларның кызлары, оныклары белән сәхнә тулды да куйды. Минсафа апаның кызы Асия Миңгалиева, Асия апаның Иске Чәчкабка килен булып төшкән Гөлнарасы, аның кызы Әдилә, игезәк уллары Рамил белән Ранис, әле күкрәк баласы гына булган нәни улларына карап, ничек инде буыннар чылбыры дәвам итә димисең! Игезәкләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән баяннарда да уйнады әле! Ә апалары оста җырлый! Рәшидә апаның кызы Румия Шитаева нәни оныгын да иярткән.
Хуҗа Хәсәннән җиде бала әнисе, тиздән 90 яше тулачак Фаина Габделсабирова үзе килә алмаган иде, кызы, биш бала әнисе Галина Ипатьева аша күп сәламнәр юлладылар. Галинаның Олы Тәрбиткә кияүгә чыккан кызы Наталья да өч бала анасы.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге гаиләләргә соклануын белдерде, әбиләрнең иңнәренә ап-ак шәлләр салды, кызларына чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм:
- Кайбычта сезнең кебек гаилә династияләре булу - безнең зур мактанычыбыз ул. Сезнең тәрбия мәктәбе бар кешегә үрнәк итеп куярлык. Рәхмәт сезгә! Ә без, үз чиратыбызда, аналар һәм балаларны яклау буенча кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Гаилә - тормышның нигезе, - диде.
Әлеге чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина да катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә тантана кунакларының оныклары, балалары, Кошманнан әниле-кызлы Гөлнара һәм Кадрия Хикмәтуллиналар чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев