Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районының иң уңган савымчы – Хуҗа Хәсәндә

"Гөбенә" агрофирмасының Турминское авылыннан ерак түгел, бормаланып аккан Гөбенә елгасы буена урнашкан җәйге лагеренда машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе булды.

Бүген узган әлеге бәйгедә 15 савымчы, 24 технолог катнашты. Узган елгы бәйге призерларыннан "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы филиалы савымчысы Илгиз Борһанов, "Гөбенә" агрофирмасының Чүти филиалы ясалма орлыкландыру технологы Рәшит Зөбәеров бәйге флагын күтәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин әйтүенчә, савымчыларга бәя савым аппаратын тизлеккә сүтеп-җыюлары, теоретик сорауларга төгәл җавап бирүләренә дә карап куела. Сөтнең чисталыгы, узган ел ничек эшләүләре, быелгы күрсәткечләре дә исәпкә алына. Ә технологларның хезмәте бозау алу күрсәткече буенча бәяләнә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хаклы: бездә уңганнар күп. Алар ил-табынын баетуда намуслы хезмәт куеп эшли.

-- Бүгенге көндә савымчылар һәр сыердан көненә 18 килограммнан артык сөт савып, республика буенча икенче урында бара. Сөт җитештерү ясалма орлыкландыру буенча технологлар эшенә турыдан- туры бәйле. Чөнки алар тырышмаса сөт тә, ит тә булмый. Моның өчен безгә үз эшенә намус белән караучы белемле технологлар кирәк. Хәзер болыннар яшеллеккә күмелгән, азык мул. Шуңа да быел көнлек савымны 100 тоннага җиткерү, бөртекле культуралардан 100 мең тонна ашлык үстерүне максат итеп куябыз. максаты белән эшләргә кирәк. Моның өчен бездә мөмкинлнкләр җитәрлек, -- диде ул.

Бәйгедә "Гөбенә" нең Хуҗа Хәсән фермасында озак еллар савымчы булып эшләп, бай тәҗрибә туплаган Мария Таймасова җиңде. "Алтын кырлар" ның Надеждино фермасы савымчысы Любовь Кузнецова икенче, "Заволжье"ның Федоровское бүлекчәсе савымчысы Мария Иванова- өченче урында.

Ясалма орлыкландыру технологларыннан җиңү бәхете "Алтын кырлар"ның Надеждино филиалыннан Елена Афанасьевага елмайды. Икенче- өченче урыннарда- "Гөбенә"нең Зур Тәрбит бүлекчәсе технологы Светлана Кошкина, "Заволжье"ның Мөрәле филиалыннан Альбина Тимершина. Җиңүчеләр Кайбыч данын республика күләмендә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев