Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эш батыры – ил батыры

Узган елгы корылыктан соң, бу ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен уңышлы килде. Уңайлы һава шартлары республикабыз амбарларын 5 миллион тонна ашлык белән тулыландырырга мөмкинлек бирде.

Мул уңыш үстергән хез­мәт батырларын, илебез табынын баетучы терлекчеләрне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан 7 октябрьдә "Баскет-холл"да хөрмәтлә­деләр. Авыл хезмәтчәннәрен уңыш бәй­рәме белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Театральләштерелгән тамашадан соң, бәй­рәмнең рәсми өлешен ТР Премьер-министры урын­басары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып җибәрде.

- Республикабызда бөр­теклеләрнең уртача уң­дырышлылыгы һәр гектардан 32,5 центнер тәш­кил итте. Бу авыл хуҗалыгы елы республикада агросәнәгать комплексын үстерү, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча алып барылган курсның дөрес икәнлеген раслады. Республика җитәкчелегенең тармакка бик вакытлы ярдәме нәтиҗәсендә, халкыбыз азык-төлек белән тот­рыклы тәэмин ителде. Терлекләрнең баш санын саклап калырга мөм­кин булды. Иң зур казанышны, әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләре күрсәтте. "Эш батыры - ил батыры", - дигән мәкаль бар. Бу, чын мәгънәсендә сезгә туры килә, - диде министр, залда утырган хезмәт батырларына мөрәҗәгать итеп.

Министр республика табынын баетуда аеруча зур өлеш керткән районнарны атады. Алар арасында Актаныш, Арча, Нурлат, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Буа районнары бар. Кайбычның да Татарстан икмәгенә керткән өлеше саллы. Бу елда бөртеклеләрнең генә түгел, башка культуралар уңышы да сөендерә. Министр сүзлә­ре­нә караганда, бәрәңге уңышы 1,5 миллион тонна тәшкил итсә, шикәр чөгендереннән 2 миллион тоннага якын уңыш алыныр дип көтелә. Үз чыгышында ул терлекчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар корылыктан соң авыр килгән кышны исән-имин чыга, малларның баш санын саклап кала алдылар. Бүген Татарстан сөт сату күләме буенча Россиядә беренче урында бара, шактый күләм­дәге терлекчелек продукциясе белән башка төбәкләрне дә тәэмин итә.

Быелгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате уңганнарын котларга сәхнәгә күтәрелгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Узган ел сынау елы бул­са, сезнең ярдәм белән республикада агросәнә­гать комплексын саклап кала алдык, ә быел уңыш елы булды. Тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүз­лә­рен җиткерәсем ки­лә. Сез үстергән авыл хуҗалыгы бүген дә уңышлы эшли. Бу күрше тө­бәк­ләр белән чагыштырганда ачык кү­ренә,- дип белдерде республика башлыгы. Ул шулай ук, тармакны яшәтү һәм үсте­рү­гә зур тырышлык куйган аграр министр һәм аның командасына, муниципаль район башлыкларына, хезмәт алдынгыларына рәхмәтен җиткерде, быелгы авыл хуҗалыгы елы йомгаклары буенча югары күрсәт­кечләргә ирешкән уңганнарга бү­ләкләр тапшырды.

Әлеге тантанада районыбыз хезмәт алдынгылары да катнашты. Быелның тугыз аенда югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән "Гөбенә" җәмгыяте шоферы Илья Федоров ТР Президенты тарафыннан диплом, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары Кайбицы Авыл хуҗалыгы Баскетхолл

2
X