Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә яшь кайбычлыларга туу турында таныклыклар тапшырдылар

Бишек җырының сихри көчкә ия булуына район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә узган тантанада тагын бер кат инандым. Монда яңа туган бәбиләргә туу турында таныклыклар, икенче һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә Ана (Гаилә) сертификатлары тапшыру тантанасы узды.

Бәбиләр әле бик кечкенә. Әнә, Олы Кайбычтан Рушан белән Раилә Хәялиевларның мәхәббәт җимешләре Зөбәрҗәткә әле бер ай да тулмаган, Иске Чәчкабтан ук килгән ике айлык Әскәр дә, әти-әнисе Айнур белән Алия кочагында булса да, елап ала. Сертификат ияләре - Иске Чәчкабтан Рәмис белән Гөлнара Гаттаровларның дүртенче булып туган улы Рәмзил әле 24 көнлек кенә, Борындыктан Айрат белән Розаның өченче уллары Айназ, Кошманнан Данис белән Язгөл Фатыйховларның Данирлары да өч-дүрт айлык гына. Рәсми тантаналарда үзеңне ничек тотарга кирәклеген каян белсеннәр ди әле алар!? Әледән-әле "үә-үә-үә" дип елаган бәбиләр әниләре бишек җырын җырлаганда берәм-берәм йокыга талды:

Ак дөньяны сиңа бүләк иттем,

Ак биләүгә сине биләдем.

Ак биләүгә сине биләдем дә,

Ак бәхетләр генә теләдем.

ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллинаның теләге бер: бәбиле йортларда бишек җырлары бер дә тынмасын иде. Әлеге тантананың Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә узуына басым ясап:

- Гаиләдә туган һәр бала ата-ана тормышына яңа мәгънә алып килә. Сабыйның беренче елмаюы, көлүе, тәүге авазлары, адымнары - барысы да әти-әни, әби-бабай хәтерендә сеңеп кала. Балаларга карата булган эчкерсез мәхәббәтне берни белән дә тиңләп булмый. Сезгә дә шул мәхәббәтне гомер буе тоеп яшәргә язсын иде, - диде.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев өчен бу көн икеләтә бәхетле иде: беренчедән, тәүге тапкыр әти-әни булу шатлыгын кичерүче яшь парларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, икенчедән, оныгы Зөбәрҗәт тә тантана кунаклары арасында бит! Аның тормыш иптәше Гүзәл ханым да, яшь гаиләләргә эчкерсез теләкләрен җиткереп, дәү әни булу хисенең бик тә татлы булуын әйтте.

Рәмзил, Айназ, Данирның әти-әниләренә Ана (Гаилә) капиталына сертификатларны Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яшь кайбычлылар