Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Гөбенә» Сабантуенда

"Гөбенә" җәмгыятендә бәйрәмнәрне, шул исәптән Сабантуен да, бөтен шартын китереп, халык рәхәтләнеп ял итәрлек итеп үткәрә беләләр.

Авыл хезмәтчәннәрен котларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак барс" агрохолдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Иван Коновалов, киңәшчесе Җәүдәт Гаффаров килгән иде.

Бәйрәм Иске Тәрбит, Чү­ти мәктәпләренең укучылар бию коллективлары, "Сәүдияр", "Березка" фольк­лор ансамбльләре чыгышы белән башланып китте. Мәйдан әйлән­гән җигүле атлар хуҗаларына ат җигү кирәк- яракларының тулы комплектын бүләк иттеләр.

Сабан туе флагын күтәрү хокукы быел кыр батырлары Владислав Тимофеев, Ядкарь Шәмсетдинов һәм Василий Федоровка бирелде. Аларга символик бүләк - тәкәләр тапшырылды.

"Гөбенә"нең директоры Юрий Осипов чыгышыннан күренгәнчә, бәйрәмне югары хезмәт күрсәткеч­ләре белән каршылыйлар. Быелгы язгы кыр эшләрендә 5000 гектар мәй­данда бөртекле культуралар игелгән, 1000 гектарда шикәр чөгендере чәч­кәннәр. Валерий Егоров, Николай Корнилов, Александр Лукин, Василий Федоров, Марат Гайнуллин, Николай Кисапов, Павел Данилов, Фәнис Галәтдинов, Александар Чартинов, Александр Лукин, Валерий Егоров һәм башка механизаторлар- зур горурлыклары.

Гөбенәлеләр һәр көнне 31әр тонна сөт җитештерә. Луиза Казакова, Елизавета Бартязова, Мария Таймасова кебек савымчыларның тырыш хезмәте белән ирешәләр бу уңышларга.

Алдынгыларны бүләкләү Казан шәһәреннән килгән артистлар Аграфена Васильева, Вадим Захаров, Оксана Дмитриева, якташыбыз - Иске Чәчкаб авылы кызы Ландыш Хө­сәенова, Энҗе Булатовалар чыгышы белән үрелеп барды.

Район башлыгы тракторчылар Витали Васильев, Александр Кисапов, савымчы Гөлгенә Молчановага, механизаторлар Рифат Шәрәфетдинов, Петр Тараканов, терлекче Светлана Герасимовага Мактау кәгазьләре, Рәх­мәт хатлары, истәлекле бү­ләкләр тапшырды.

Шушы арада 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Ташбулат Юльчиев, Иван Константинов, 50 яшьләрен тутырган Флера Чернова, Алексей Малюков, Вячеслав Гурьев, Александр Чумановларны да бүләкләделәр.

Ат чабышларында барлыгы унбиш ат катнашты. Ярымнәселле атлар арасында "Хип-Хоп" кушаматлы атта Владимир Поляков финишка беренче килеп җитте. "Фентези- Плей" кушаматлы Рамил Закиров атында Евгений Комлев икенче урынны алды. Хуҗа Хәсәннән Петр Поляков "Вулкан" да өченче урыга чыкты.

Рамил Хәбибуллин атында Евгений Комлев беренче урынны яулады. Җәмгыять филиалларындагы атлар арасында да җиңүчеләрне билгеләделәр. Иске Тәрбиттән "Ермак" кушаматлы атта Евгений Ильин беренче, Мәлкидән Андрей Лебедев "Ракета"сында икенче, Хуҗа Хәсәннән Николай Лотков "Сарбай" кушаматлы атта өченче урынны яулады.

Милли көрәштә катнашучылар бик күп булмаса да, кискен көрәш барды. Укучылар ара­сын­да абсолют батыр исеменә Мәлкидән Павел Горшков лаек булды. Ир- егетләр арасында 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Иске Тәр­бит­тән Артур Иванов җи­ңүгә иреште. Икенче урынны Мәлкидән Артур Козлов алды. Иске Тәр­биттән Алексей Иванов өченче урынга чыкты.

75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында 2012 елгы Кайбыч Сабан туе абсолют батыры Николай Горшков җиңү яулады. Икенче урынны Чувашиянең Шыгырдан авылы егете Ранис Янтыков ал­ды. Өченче урында - Соравылдан Руслан Зай­цев. Олылар арасында абсолют батыр исеменә Николай Горшков белән Иске Тәрбиттән Артур Иванов бил алышты. Николай район Сабан туе абсолют батыры булып очраклы гына калмаганын раслады, Артурны җиңүгә иреште. Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов мәйданда бу көнне иң бәхетле кеше булгандыр мөгаен. Чөнки аның ике укучысы батыр калды, улы Артур икенче урынга чыкты. Абсолют батырларга символик бү­ләк - тәкәләрнең икесе дә Горшковларга китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Гөбенә» Сабантуе