Гөрләп үтте Кайбыч Сабантуйлары
«И, Ходаем, халкыбызны Сабантуйдан аерма», - дип язган бер шагыйребез милли бәйрәмебез турында. Гасырлар чоңгылына барып тоташкан әлеге гүзәл бәйрәмне барыбыз да ярата. Аның авылларда гына түгел, ә Россиянең, хәтта чит илләрнең татарлар яшәгән төбәкләрендә дә үткәрелүе шул хакта сөйли түгелме соң?
Халкыбызның йөзек кашына әйләнгән Сабантуе район үзәгендә елдан-ел күңеллерәк уза. Быелгы бәйрәмне оештыручылар да аны яңа төсмерләр белән бизәгән. Әле моңарчы бездә яшәүче төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен чагылдырган авыл йортларын бәйрәмдә күргәнебез юк иде. Рәт-рәт булып тезелеп киткән ул йортлар нәкъ элеккеге әби-бабайларыбыз яшәгән чордагы кебек бизәлгән. Татарлар, руслар, керәшен татарлары, чувашлар көнкүрешендә аермалыклар булса да, уртаклыклар да күп: шул ук чигүле мендәрләр, җәймәләр, авыл мичендә чүлмәктә пешкән кабыклы бәрәңге, йон эрлиләр, савыт-сабалары - балчыктан. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә шул йортлар белән танышып йөрүче бәйрәм кунаклары - ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, бездәге хуҗалыкларның инвесторы - "Ак Барс" холдингы директоры Иван Егоров, урынбасары Светлана Сотова һәм башкаларны һәр йортта җыр-биюләр белән каршы алдылар, тәмле ризыкларыннан авыз иттерделәр. Бәйрәм башлангандагы җырлы-биюле тамашада да халкыбызның гореф-гадәтләре ачык чагылды.
- Әнә күрәсезме, сабан белән җир сукалыйлар. Әйтерсең лә рәт-рәт буразналар кала. Сабантуеның исемен чагылдырган чын сабан шул була инде ул, күрәсездер бит. Басуда кыр казлары каңгылдаша. Казлар хәзер дә ярата безнең Кайбычны, - дип биюнең асылын ачып салды бәйрәмне алып баручы Рәмис Хәялиев.
Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да изге теләктә: җир куенына салынган орлыклар матур шытымнар бирде, хәзер мул уңыш көтәбез, Ходайдан шифалы яңгырлар сорыйбыз.
Ул арада кыңгыраулы атлар тавыш бирде: мәйданга бизәлгән атлар килеп керде. Арбаларына милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, абый-апалар утырган, гармунчылар гармун тарта. Элек безнең әби-бабайлар да шулай йөрделәрме икән? Ат хуҗаларына сбруйлар бүләк иттеләр.
- Әй яшь чаклар искә төшә лә. Тормышыбыз никадәр авыр булса да, җырсыз тормадык без. Безнең яшьлектә Сабантуе ничек уза идеме? Бик күңелле. Әмма хәзер муллык, матурлык. Бар кеше яхшы киемнәрдән, матурлыктан күзләр камаша, - дип фикерен җиткерде миңа Кече Кайбычтан килгән 87 яшьлек Нурия әби Тимергалиева.
- Минем беркайчан да район Сабантуен калдырганым юк, - дип сүзгә кушылды Морза Бәрлебашында яшәүче Рафаэль абый Зиннәтуллин. -Үзебезнең авылда мин кечкенә чагында безнең бакча башында уздырылган ул, аны хәтерләмим. Бездә дә, Бәрлебашында да үткәрелмәде, соңгы елларда Ябалакта үтә башлады. Ат чабышларын карарга яратам.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызны гүзәл бәйрәм белән котлады. Аны оештыруда төп спонсорлык ярдәмен күрсәткән "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" агрофирмалары коллективларына рәхмәтен белдерде. Кыр батырлары - "Гөбенә"дән Георгий Лазарев, "Заволжье" дан Фәйзулла Лотфуллин, "Алтын кырлар"дан Михаил Андреев Сабантуй флагын күтәрүгә, Гөлнара Җиһаншина башкаруында "Язмышым син, Кайбычым" җыры яңгырый башлады. Алып баручы әйткәнчә, Кайбычтан беркайчан да аермасын язмышым, - дип туган ягын сагынып кайтканнар өчен дә яңгырады бу җыр.
Якташыбыз Рафил Ногманов кайбычлыларга Татарстан Президентының Сабантуй белән котлавын җиткергәннән соң, район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрдә эшләүче хезмәт алдынгылырын бүләкләделәр. Хезмәттә сынатмаган батырларга бар мәйдан кул чапты.
Бәйрәмне тантаналы төстә ачу тәмамлануга, бар халык әйтерсең лә атлар чабучы мәйданга күчте. Ярышта 19 җайдак катнашты, араларында баскан җирдә биеп торучы нәселле атлар да, ел әйләнәсе йөк ташучылары да бар иде. Быелгы Сабантуенда иң җитез җайдак булып "Заволжье" җәмгыятеннән Наил Сибгатуллин танылды. Ел саен ат ярышларында катнашып чаярып бетте инде ул. Икенче булып "Гөбенә"дән Р. Гыйсмәтуллин, өченче Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗанов килде. Нәселле атларда чабучылар аерым билгеләнде. Ат чабышлары туктап торган арада йөгерүче балалар мәйданга чыкты. Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов ел саен аларга акчалата бүләк тапшыра.
Халкыбызның рухи бердәмлеген ныгытучы, иң авыр чакларында да күңелен күтәргән, шатландырган, куандырган, барыбыз да ел буена сагынып көтеп алган Сабантуенда җырчылар Гөлнара Тимерҗанова, зур сәхнәдә танылып килүче якташларыбыз - Борындыктан Данис Зәйнуллин, Иске Чәчкабтан Ландыш Хөсәенова, авыл үзешчәннәре безгә иң матур җырларын бүләк итте. Осталар, җитезләр, халык уеннарында катнашып бүләкләр отты. Әнә шулай күңелдә матур хатирәләр калдырып узды Кайбыч Сабантуе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев