Халык бердәмлек яклы
Алтынчы чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына сайлаулар Кайбычта оешкан төстә узды.
Авыл халкы шундый инде ул, мөһим эшкә иртә белән тотына, кичкә калдырмый. Сайлау көнне дә халык иртәдән үк сайлау участокларына агылды. Олы Кайбычтагы сайлау участогы иң зурларыннан санала. Иртәнге сәгатьләрдә кеше күп булса да, этеш-төртеш юк, сайлаучыларның кәефе яхшы, бер-берсен бәйрәм белән котлашалар. Комиссиядә утыручылар һәркемне елмаеп каршы ала. Гражданлык бурычларын беренче тапкыр үтәүче 18 яше тулган яшьләргә комиссия рәисе Рамил Зиннәтуллин символик бүләкләр дә тапшырды. Алар арасында Казанда укучы студентлар күп иде. Ветеран-укытучы Гөлнур Кәлимуллинаның теләкләре барлык сайлаучыларныкы белән аваздаш: илләребез тыныч булсын. Районның иң өлкән яшьтәге сайлаучысы Зур Подберезье авылында яшәүче 102 яшьлек Анастасия Толовенкова. Анастасия Васильевна кебек өлкән яшьтәге, авыру кешеләргә өйләрендә тавыш бирү өчен дә мөмкинлекләр тудырылды.
Кичке сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәрне санадылар һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырдылар. Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда барлыгы 10815 кеше катнашты, бу - барлык сайлаучыларның 99,5 проценты. Сайлауга килүчеләрнең 94,5 проценты үз тавышларын "Бердәм Россия" партиясенә, 2,56 проценты - КПРФка, 0,88 проценты - "ЛДПР"га, 0,12 проценты - "Россия патриотлары", 0,29 проценты - "Яблоко", 0,17 проценты - "Правое дело", 1,09 проценты - "Гадел Россия"гә бирде. Сайлаучыларның "Бердәм Россия" партиясенә өстенлек бирүенә гаҗәпләнәсе түгел. Чөнки реаль эшләр партиясе курсы халык мәнфәгатьләрен кайгыртуны күздә тота. Халык бердәмлек яклы. Ә бердәмлек - зур көч ул.
Кайбыч муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров сайлаучыларга рәхмәт сүзләре белән чыкты. Анда мондый юллар бар: "Сайлау кампаниясе барлык сайлау участокларында да оешкан төстә узды. Без кабат югары активлыгыбызны, бердәм булуыбызны күрсәттек. Сайлаучыларыбызның "Бердәм Россия"гә ышаныч күрсәтүе безнең республикага алтынчы чакырылыштагы РФ Дәүләт Думасында абруйлы урын алырга һәм алга куелган бурычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Барлык сайлаучыларга, оешма-учреждениеләр, аграр тармак, башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләренә, партия активына тирән рәхмәтемне белдерәм һәм яңадан-яңа уңышлар телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев