Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык ышанычы эш белән аклана

"Мин Кайбычка моннан 20 ел элек, район мөстәкыйльлеген алган елны Сабантуйга килгән идем. Ул чактагы Кайбыч белән бүгенге Кайбыч арасында аерма зур, ул танымаслык булып үзгәргән. Кыска гына вакыт эчендә сез үсеш юлына ныклап аяк бастыгыз. Кайбыч иҗади хезмәт режмында эшли", - диде Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин район активы...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фә­рит Мөхәммәтшинның Кай­бычка эш сәфәре район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашудан башланып китте. Аны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров озатып йөрде, очрашуга шулай ук ТР Дәү­ләт Советы депутатлары Наил Вәлиев белән Роберт Миң­негалиев та кил­гән иде. Быел сырхауха­нәдә республика бюджетыннан ремонт эшләре үткәрелде, хәзерге вакытта йогышлы авырулар бүлегендә ремонт бара. Баш врач Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, хирург, окулист, анестизиолог-реаниматолог, гомуми практика врачы, терапевт, ренгенолог һәм башка төр врачларның җитешмәве авыруларны дәвалаганда уңайсызлыклар тудыра. Балалар дә­валаучы врачлар да кирәк булачак, чөнки хәзергелә­ре­нең икесе дә пенсия яшендә. Врачлар җитеш­мәүнең төп сәбәбе-торак проблемасына кайтып ка­ла. Фәрит Хәйруллович, мәсьәләнең кискен торуына басым ясап, үзебезнең җирлектә туып-үскән яшьләрне медицина университетларына укырга җибәрү, врачлар династасиясен булдыру бурычын куйды. Врачларны йортлар белән тәэмин итү, сырхауханәгә җиһазлар алу­да ярдәм күр­сәтү буенча эшлекле сөйләшү булды. Сырхауханәдн соң, спикер "Олимп" спорт комплексында Кайбыч һәм Апас районнары укучылары арасында милли көрәш буенча оештырылган ярышны кызыксынып карады.

Соңыннан Фәрит Хәйруллович муниципаль район Советының актлар залында район активы белән очрашты. Ул Татарстанның агымдагы елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, алда торган бурычлар турында сөйләде. Татарстанның һәрьяклап гармоник үсештә булуына аерым басым ясады. Гасырлар буена дәвам итүче милләтләр дуслыгын зур казанышыбыз дип атады. Саф авыл хуҗалыгы булган Кайбычта тырыш халык яши дип, киләчәктә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үсте­рү буенча актив эш алып барырга кирәклеген әйт­те. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин залдан бирелгән сорауларга җавап бирде. Алар Олы Кайбыч мәктәбен ремонтлауны тизләтү өчен өс­тә­мә финанслар таләп ителүе, авыл урамнарын кар­дан чистарту өчен тех­ника җитешмәве, авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, Олы Кайбыч мәктәбенә яхшы хоккей мәйданчыгы төзү кирәклеге хакында иде. Юллар төзелеше турындагы сорауга җавап биреп, ул федераль финанслау тормышка ашырыла баш­лагач, хәлнең уңай якка үзгәрүе, төбәк­ләрдәге юл фондларын яңарту буенча карар кабул ителүе, финанс яр­дәм күрсәтүнең федераль программасы әзер­ләнүе һәм моның юлларны төзек­лән­дерүгә мөм­кинлек бирәчәген әйтте. Очрашу ахырында Фәрит Мөхәм­мәт­шин җирле үзи­дәрә ор­ганнарындагы нә­тиҗәле хезмәтләре өчен Зур Подберезье һәм Мәл­ки авыл җирлекләре башлыклары Станислав Кириллов һәм Артем Козловка Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин