Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәрби хезмәт – тормыш мәктәбе

22 октябрьдә район мәдәният йортында көзге чакырылышта Россия Хәрби Көчләре сафларына китәргә тиешле егетләр, аларның ата-аналары белән традицион очрашу үткәрелде.

Очрашуда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары Чыңгыз Ибәтуллин, Гайнетдин Каюмов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин әйтеп узганча, язгы чакыры­лыш­та 39 егет илебезнең төрле төбәкләренә үзлә­ре­нең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә алынган булса, көзге чакырылышта 33 егет солдат бушлаты киячәк. Ул булачак солдатларга Рос­сия Кораллы Көчләре составында хезмәт итүчеләргә куелган таләпләр, армиядә булачак үзгә­реш­ләр хакында сөйлә­де, аларга хәерле юл теләде. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Җәүдәт Гаффаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Бө­ек Ватан сугышы ветераннары иң изге теләклә­рен юллады. Бу көн Гайнетдин Каюмов өчен истәлекле, чөнки 1944 ел­ның нәкъ 22 октябрендә ул Ватаныбыз чакыруы белән фронтка киткән, җиде ел хезмәт иткәннән соң гына туган якларына әйләнеп кайткан.

- Кайбыч егетләре район оешканнан бирле Рос­сия Хәрби Көчләре саф­ларында Ватан алдындагы бурычларын үти. Хәрби частьлардан ата-аналары исеменә намуслы, чын ир-егетләр тәрбияләгәннәре өчен рәх­мәт хатлары килә. Бер генә егетнең дә район йө­зенә кызыллык китергәне юк. Сез дә алар үрнә­ген­дә үз бурычыгызны намус бе­лән үтәрсез дип ышанам. Шуны онытмагыз: сезне туган якта әти-әниләрегез, дусларыгыз, сөй­гән ярларыгыз көтә, - диде район башлыгы.

Хәрби хезмәт ир-егетләр өчен тормыш мәктәбе ул.

Тантаналы очрашу район үзәк мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы бе­лән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв